Бүгенге көндә кайбер бозык гөнаһлы гамәлләр шулкадәр күп таралды ки, хәтта кайберәүләр моңа хәләл, рөхсәт ителгән гадәти нәрсәдәй карый башладылар. Оялмыйча, ачыктан-ачык бу гамәлләре турында язалар, сөйлиләр, күрсәтәләр. Һичнинди куркыныч нәрсә эшләмәгән сыман, хәтта горурланып та куйган кебек тоелалар. Кешеләрдә гөнаһтан оялу бетсә, җәмгыятьнең бозылуын...
Дәвамын укыргаМәкаләләр
Авырлыкны җиңеләйтер өчен…
Кардәшләр, сезгә берәр эш йөкләнеп, әлеге эш бик авыр тоелса, нишләргә? Нинди генә авырлыкка юлыкмыйк, иң беренче, дога кылып, Аллаһыдан җиңеллек сорыйк, бары Ул гына хәерле нәтиҗә бирүче, Ул гына уңышка ирештерүче. Нинди генә сынау алдында калсак та, җиңеллек сорап, шушы доганы укыйк: اللهم لا...
Дәвамын укыргаҖәннәткә кермәячәк…
Ата-анадан кала, безгә иң якын кешеләр – туганнарыбыз. Коръәни Кәримгә күз салсак, андагы күпсанлы аятьләр Ислам динендә туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди һәм туганлык хокукларын бозудан кисәтә: «Аллаһы тәгаләдән куркыгыз, сез бит бер-берегездән Аның исеме белән...
Дәвамын укыргаҮзебездән башлыйк!
Без үзебезгә карата башка кешеләрнең яхшы мөнәсәбәттә булуын яратабыз. Безне елмаеп, ачык йөз белән каршы алуларын, матур итеп, йомшак кына сөйләшүләрен телибез. Ярдәм сорап килсәк, баш тартмыйча, бик тиз ярдәм итүләрен көтәбез. Ярдәм итсәләр, күңелебез нечкәреп, әлеге кешегә рәхмәтләр әйтәбез. Үзенә яхшылык иткәннәрен ярату –...
Дәвамын укыргаКимчелек эзли башласаң…
Аллаһы тәгалә дин хөкемнәрен кешеләр имин, рәхәт тормышта яшәсеннәр өчен иңдергән. Бу кагыйдәләр мәчет һәм намаз белән генә чикләнми, ә тормышның бар якларын да биләп ала. Шулай ук, җәмгыятьнең төп асылы булган гаиләдә бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, ничек бәхетле яшәргә икәнен дә динебез өйрәтә. Коръәннең...
Дәвамын укыргаИГЕЛЕККӘ ӨНДӘСӘҢ…
Игелек кылу ул – тормышыбызның максаты. Раббыбыз да Коръәни Кәримдә игелекләр эшләүдә ярышырга куша: «…игелек кылуда ярышыгыз» (“Бәкара” сүрәсе, 148нче аять). Әйе, мөселман кешесенең тормышында бар омтылышы игелекле гамәлләрне булдыра алганча күбрәк кылу булырга тиеш. Чөнки игелекле гамәлләр кылучы башкаларга файда китерә, ә башкаларга күп...
Дәвамын укыргаГашура көне уразасы
Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте белән кайбер айларны яки көннәрне бүтән вакытлардан фазыйләтлерәк, өстенрәк куйган. Әлбәттә, ул вакытларда кылынган кайбер гамәл-гыйбадәтләребез дә саваплырак, гөнаһларбызның кичерелүенә дә сәбәп булып тора алар. Тормышыбызда да шулай бит, билгеле бер вакытта, язда кырларга чәчәбез, бакчаларда утыртабыз, ә җәй ахырларында, көз...
Дәвамын укыргаЯхшы тормыш серләре
Бу дөньяда нәрсә генә булмасын, барысы да Аллаһы Тәгаләдән, чөнки Ул – бу җиһанның хуҗасы, барлыкка китерүчесе, тәрбиячесе, идарә итүчесе. Аллаһыга ышанган кешеләр моны бик яхшы аңлый. Үзе барлыкка китергән Җир шарында ничек яхшы һәм бәхетле яшәп булуын Раббыбыз камил рәвештә белүче. Чөнки кешеләрне бар...
Дәвамын укыргаВәгъдә кылсаң, вафа кыл
Әйткән сүзебездә тору, биргән вәгъдәләребезне үтәү – кешелеклелек сыйфатларының иң югары күрсәткече, дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Кешенең абруен күтәрә торган һәм халык арасында «ышанычлы кеше» булырга ярдәм итә торган сыйфатларның берсе ул. Бигрәк тә, килешүне үтәмәгән, әйткән сүзендә тора алмаган кешеләр арта барган...
Дәвамын укыргаЯлганның гомере кыска
Безнең арада ялган шулкадәр күбәйде, хәтта, аңа гадәти бер нәрсә кебек карый башладык. «Аз-маз ялганнан берни дә булмый, ансыз тормыш бармый», дип уйлыйбыз. Телевизорны ачсаң – хәйлә-юмалау, интернет челтәрләреннән дә ялган чишмәдән судай агыла. Әйе, сирәк-мирәк дөрес хәбәрләр дә күренгәли арада, әмма...
Дәвамын укырга