Тирә-ягыбызга күз салыйк: Раббыбыз кешелек дөньясына бик күп нигъмәтләр биргән. «Әгәр Аллаһы биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз» )«Нәхел» сүрәсе, 18нче аять). Яшәр өчен уңайлыклар тудырган; сусауны басар, тәмле ризык пешереп ашар һәм, шулай ук, тәнебезне һәм киемебезне чистартыр өчен су нигъмәте биргән. Шифалы яңгырларын да яудыра: «Күктән яңгырлар яудырып, Аллаһы җансыз туфракны терелтте. Дөреслектә, монда тыңлый белгәннәр (мәгънәле сүзгә колак салганнар) өчен гыйбрәтләр бар» («Нәхел» сүрәсе, 65нче аять). Туфракта төрледән-төрле үлән үсеп чыгып, хайваннар шуның белән туклана. Сыерлар безгә тәмле дә, файдалы да булган сөт бирә. «Сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән эчәкләре арасыннан килә торган сөтне сезгә эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни, сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе канга, иткә, сөткә, тизәккә һәм бәвелгә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш акыллы кешегә гыйбрәт түгелме?» («Нәхел» сүрәсе, 66нчы аять). Без яратып чәй белән эчә торган һәм, шулай ук, дәвалануда куллана торган бал нигъмәтен дә Аллаһы биргән: «Раббың бал кортларына вәхий кылды: «И-и, бал кортлары тауларда, агачларда һәм кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! Аннан соң һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!» – дия. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр» («Нәхел» сүрәсе, 68нче аять).
Әмма адәм балаларының кайберләре Аллаһы биргән ризыкны ашасалар да, Ул тудырган уңайлыкларны куллансалар да, бик кызганыч, Раббыларын танымыйлар, ышанмыйлар, шөкер итә белмиләр, Аңа гыйбадәт кылмыйлар, Ул кушкан әмерләрне үтәмиләр. «Аллаһтан бизеп сыннарга гыйбадәт кылалар, ул сыннары – аларга күктән дә һәм җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз нәрсәләрдер» («Нәхел» сүрәсе, 73нче аять). Коръәнгә күз салсак, анда бит Аллаһы тәгалә шушы барча биргән нигъмәтләре, ризыклары, уңайлыклары өчен акчага табынырга да кушмый, нәфескә, бар уй-теләкләребезгә дә буйсынырга өндәми, потларга да гыйбадәт кылырга кушмый. Ә нәрсә ди? «И-и, кешеләр! Сезне һәм сезгә кадәр булганнарны юктан бар кылучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки җәзасыннан сакланып калырсыз» («Бәкара» сүрәсе, 21нче аять).
Әгәр юлыбызда берәр яхшы кеше очрап, эш белән тәэмин итеп, өй төзергә булышса, тормышыбызны җайлап җибәрсә, үзебезне гомер буе аңа бурычлы хис итәчәкбез. Аның кушканнарын үтәргә тырышып, сүзеннән чыкмаска омтылачакбыз. Ә туганнан алып бу якты дөньядан киткәнче сулар һаваны, эчәр суны һәм йөрер өчен аякларыбызны, күрергә күзләрне биргән Раббыбызның кушканнарын үтәргә ни өчен соң без бер дә ашыкмыйбыз? «Ул бит сезнең өчен җирне – келәм, күкне түшәм итте, шул күктәняңгыр яудырып җиргә су иңдерде, шуның белән сезгә ризык итеп җимешләр дә чыгарды. Моны белә торып, Аллаһыга тиңдәш кылмагыз!» («Бәкара» сүрәсе, 22нче аять).
Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүчеләрдән булсак иде. Гадәттә, кемгәдер хәерлелек кылсак, аннан да җавап итеп яхшылык көтәбез. Шуңа күрә үзебез дә Раббыбызга рәхмәтле булып, Ул бездән таләп иткән хөкемнәрне үтәсәк, Үзе тыйган начар гамәлләрдән ерак торып, хәерле мөселманнар булып яшәсәк иде.