Гаилә дәресләре

Балаларыбыз нинди һөнәр сайлый?

БАЛАЛАРЫБЫЗГА ҺӨНӘР САЙЛАРГА ЯРДӘМ ИТИК   Һәркемнең кечкенә вакытында “Киләчәктә үскәч кем булырмын, нинди һөнәр үзләштерермен икән?” – дип уйланган вакытлары булгандыр. Бу гадәти кебек. Әмма бүген мондый уйлар уйларга вакыты булмыйча, көне-төне телефон каршында утырып, бу тормышта кем буласын белергә теләмәгән балалар, яшьләр бихисап....

Дәвамын укырга

26 дәрес: Пәйгамбәрнең Гаишәсен яратуы.

Пәйгамбәребез хәерле-идеаль ирнең үрнәге булды. Ул үзенең гаиләсен бик яратты, әгәр аерылып торырга туры килсә аларны сагына иде. Гаилә әһелләренең күңелләрен күтәреп, алар белән шаяра, уйный, көлә иде. Пәйгамбәрнең Гаишәсенә булган хисләрен дә бөтен кеше белеп торды. Гамр ибн Гас исемле кеше аннан: “Синең иң...

Дәвамын укырга

25 дәрес:  “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”.

Сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе белән бергә кичергән тормышларыннан изге дәресләр алуыбызны дәвам итәбез. Хәдичә 25 ел иренә изгелек кылды, аның өчен һинәрсәсен кызганмады. Хәдичә сөекле пәйгамбәребезгә беркайчан тавышын күтәрмәде, каршы бер сүз әйтмәде. Пәйгамбәребезнең күңеле төшеп, канатлары каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен...

Дәвамын укырга

24 дәрес: Бер-береңне ярату.

Хәләлеңне яратсаң, аның якыннарын да ярат. Гадәттә, күңелең бер кешене якын итсә, ул кешегә булган хисләр аның якыннарына, аның белән бәйле затларга да күчә. Пәйгамбәрне яраткан аның гаиләсен, сәхәбәләрен ярата. Риза Фәхретдин бу хакта “Ләйлә белән Мәҗнүн” дастаныннан кызык мисал китерә: “Бервакыт, Мәҗнүн ризык сорап...

Дәвамын укырга

23 дәрес: Бер-береңне ярату.

Гаиләдә күпме генә сабырлык, бер-береңә юл кую мәсьәләләрен сөйләшсәк тә, бергә яшәүче, бер-берсенә фидакяр хезмәт итүче ир белән хатын иң элек бер-берсен яратырга тиешләр. Гаилә тормышына: “Әйдә, яшәп карыйк, булмаса аерылышырбыз”, – дип карау дөрес түгел. Соңгы вакытта: “Килешү төзик тә, барып чыкмаса бозарбыз”дип, гаилә тормышына сәүдә партнерлыгына...

Дәвамын укырга

22 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Ир – хуҗа, хатын – кабырга. Гаиләдә ир ир булып, хатын хатын булып калырга тиеш. Каршылыклар килеп чыкканда хатын иренә: “Ул хуҗа бит инде”, – дип юл куйсын. Ир дә: “Өйдә кем хуҗа?” дип өстәл сугарга гына түгел, бәлки хуҗалыгын кайгыртучы буларак хатынына да...

Дәвамын укырга

21 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Бер яктан кимчелеген күрсәң, икенче яктан яхшылыгын күр. Җир өстендә хатасыз кеше юк, шуңа күрә динебез кешене башкаларның яман якларын түгел, бәлки яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәтә. Әгәр кешегә аннан кер эзләү карашы белән карасаң, бик күп кимчелекләр табасың. Әгәр шул ук кешенең яхшы якларын...

Дәвамын укырга

20 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Гаепне иң элек үзеңнән эзлә. Гадәттә, кешенең тормышында берәр мәшәкать килеп чыкса, ул гаепне башкадан эзләргә тотына. Нишләптер кешенең үзенең гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаепле? Хатын гаепле – дөрес эшләмәгән. Җитәкче гаепле – идарә итә белми. Гаишник гаепле...

Дәвамын укырга

Унтугызынчы дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Хак булсаң да, юл куярга өйрән. Ир белән хатын бер-берсен бик яратсалар да, холыклар төрле булу сәбәпле низаглар чыкмый тормый. Шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен мин-минеңне җиңеп, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.

Дәвамын укырга

 Унсигезенче дәрес:  Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, кайвакыт каршылыклар тумый тормый. Шайтан...

Дәвамын укырга