Мәкаләләр

Вәгъдә кылсаң, вафа кыл

Әйткән сүзебездә тору, биргән вәгъдәләребезне үтәү – кешелеклелек сыйфатларының иң югары күрсәткече, дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Кешенең абруен күтәрә торган һәм халык арасында «ышанычлы кеше» булырга ярдәм итә торган сыйфатларның берсе ул. Бигрәк тә, килешүне үтәмәгән, әйткән сүзендә тора алмаган кешеләр арта барган...

Дәвамын укырга

Ялганның гомере кыска

      Безнең арада ялган шулкадәр күбәйде, хәтта, аңа гадәти бер нәрсә кебек карый башладык. «Аз-маз ялганнан берни дә булмый, ансыз тормыш бармый», дип уйлыйбыз. Телевизорны ачсаң – хәйлә-юмалау, интернет челтәрләреннән дә ялган чишмәдән судай агыла. Әйе, сирәк-мирәк дөрес хәбәрләр дә күренгәли арада, әмма...

Дәвамын укырга

Бәрәкәтле тормыш серләре

Бернәрсәгә дә өлгерә алмаган, бар нәрсә дә байлыктан тора дип, уңышны акчага гына бәйләгән һәм вакыт агышы тизләтелгән, бер чорда яшибез. Вакытны алсак, ул барыбызга да бертөрле – тәүлегенә егерме дүрт сәгать. Әмма шул тәүлек эчендә кемдер бик күп эшләр башкарырга өлгерә, ә кемдер «вакыт...

Дәвамын укырга

Күп көлү күңелне үтерәме?

  Тормышка гел җитди караш белән генә яшәп булмый, авырга туры килә. Шуңа да кайвакыт дуслар белән җыелышканда күңелне күтәреп җибәрер өчен мәзәкләр яки кызыклы хәлләр сөйләп алабыз. Үзенә күрә, бер «перезагрузка» булып, кәефләр күтәрелеп китә. Чамасын белеп эшләсәң, чыннан да, файдасы бар – моны...

Дәвамын укырга

Күпчелеккә ияреп, алданма!

    КҮПЧЕЛЕККӘ ИЯРЕП, АЛДАНМА Холкыбыз шундый: кешедән калышмаска тырышабыз. Күпчелек кеше эшләгәнгә, тормышта күпчелек тарафыннан гадәти нәрсә итеп кабул ителгәнгә иярәбез. «Күпчелек берничек тә хаталана алмас, дөреслек алар ягындадыр», дип фикер йөртәбез. Әгәр дә аларча яшәми башласаң, төрле сүзләр ишетәсеңне көт тә тор.  ...

Дәвамын укырга

Чын банкрот кем ул?

ХАКЫЙКЫЙ БАНКРОТЛЫК Аллаһыга чын күңелдән иман китергән һәрбер кеше игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Чөнки ул Раббыбызның сүзләрен белә: “Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен” (“Мөлек” сүрәсе, 2нче аять). Шушы сүзләргә инанып, нинди игелекле гамәл...

Дәвамын укырга

Аллаһтан шифа сорау догасы

Соңгы вакытта арабызда авыручылар бик нык күбәйде, хәтта туктаусыз дару эчү, табибларга йөрү бер гадәткә әйләнә башлады. Бер дә авырмаган кешеләрне очратсак, ничектер, гаҗәпләндерә. Әйе, мондый хәлгә төшүебезнең сәбәпләре төрле. Бер сәбәбе – гөнаһларга бату аркасында сынау булып килсә (әйтик, төрле йогышлы авырулар, вируслар), башка...

Дәвамын укырга

Ләззәтләрне өзүче…

Безнең халыкта шундый бер ырым-шырым таралган: әгәр дә үлем турында еш искә алсаң, аның турында сөйләшсәң, имеш, бу ахыр көнеңне якынайта. Шул хорафатка ышанып, кешеләр үлем турында уйларга, аның турында сөйләшергә куркалар. Әмма кабергә кереп ятуны кичектереп торып булмый, күпме генә аннан качарга теләсәк тә,...

Дәвамын укырга

Рәхәткә түзеп кара

БАЙЛЫК ЗУР СЫНАУ Күп итеп акча эшләргә һәм бай булырга омтылмаган кеше юктыр. Һәрберебезнең муллыкта яшисе килә. «Тормышыбызның бар яме, бар рәхәте – күп итеп мал җыюда», – дип фикер йөртәбез. Әйе, моның белән дә килешмичә булмый. Әгәр акчаң булса, теләгәнеңне ашап, күңелеңә ошаган киемне...

Дәвамын укырга

Ислам — рәхимлелек дине

Кайбер явыз кемсәләр Ислам динен пычраталар. Динебезнең асыл кыйммәтләрен юкка чыгарып, Ислам динен начар яктан күрсәтергә тырышалар. Динебезгә хас булмаган чит тәгълиматлар кертмәкче булалар. Әмма Коръән сүрәләрен аңлап укып фикерләсәк һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлын өйрәнсәк, динебездәге рәхим-шәфкатьлелекне, кешелеклелекне, бер-береңә ярдәмчел булырга өндәүне күреп, гаҗәпләнербез....

Дәвамын укырга