Рамазан дәресләре

Рамазан – тәүбә ае.

Рамазан – гөнаһ-хаталардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае. Аллаһ Тәгалә кешегә тышкы һәм эчке пакьлек, матди һәм рухи матурлык бирә. Кыяфәте күркәм, киеме-тәне чиста, чәче-башы таралган кеше белән аралашуы күңелле. Ләкин, киемне юып тормасаң, аның матурлыгы китә, чәчне тарамасаң туза, тәнне госелләп тормасаң, аның күрке бетә.

Дәвамын укырга

Рамазан – сабырлык ае.

Сабырлык – кешедә була торган һәр күркәм әхлакның нигезендә ята, һәр яман холыкка каршы корал булып тора. Кешенең эчендә утырган нәфесе-мине нәрсәнедер теләмәсә дә, аны Аллаһ ризалыгы өчен йөгәнләү, буйсындыру сабырлык була. Аллаһ Коръәндә 70 артык урында безне сабырлыкка өнди.

Дәвамын укырга

Рамазан – изгелекләр ае.

Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас.

Дәвамын укырга

Рамазан – Коръән ае.

Изге рамазанда Аллаһның кешелеккә булган соңгы мөраҗәгате Бөек Коръән иңде. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Рамазан ае, ул айда кешеләргә туры юл, һидаять булып Коръән иңде” (Бәкара 185). Аллаһ Үзенең иң хәерле Китабын, иң хәерле фәрештәсе аша, кешеләрнең иң хәерлесенә иңдерде. Коръән иңгән ай иң хәерле ай,...

Дәвамын укырга

Рамазан – намаз ае.

Намаз – шәһадәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Иман иясе изге айда әлеге гыйбадәтнең тәме аеручы сизә. Чөнки, рамазанның һәр киче мөселманнарны Аллаһ йортларына – мәчетләргә тәравих намазларына җыя.

Дәвамын укырга

 Ураза – ач тору гына түгел.

Аллаһның илчесе: «Руза ул – калкан(щит). Әгәр берегез рузалы булса, ачуланмасын, бозык сүзләр сөйләмәсен. Берәрсе аңа каршы төшсә яки ачуланса: «Мин рузалы, мин рузалы», — дисен» (Бохари, Мөслим).

Дәвамын укырга

Рамазан – шатлык ае.

Раббыбыз Аллаһка мең-мең шөкерләр булсын, Ул безгә янә изге Рамазан айларын күрергә насыйп итте. Исәнлектә-саулыкта, иминлек һәм иманда изге айны каршы алу бәхетен бирде. Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, әмма, әлеге мизгелләрдә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур...

Дәвамын укырга