Җәннәткә кермәячәк…

Ата-анадан кала, безгә иң якын кешеләр – туганнарыбыз. Коръәни Кәримгә күз салсак, андагы күпсанлы аятьләр Ислам динендә туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди һәм туганлык хокукларын бозудан кисәтә: «Аллаһы тәгаләдән куркыгыз, сез бит бер-берегездән Аның исеме белән сорыйсыз, һәм туганлык җепләрен өзүдән сакланыгыз» («Ниса» сүрәсе, 1нче аять).
Туганнарыбыз белән дус-тату яшәү, аларның хәлләрен белеп тору, аларга кунакка йөрү, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузу һәр мөселманның бурычы булып тора. Туганнар белән дус яшәүнең җәннәткә керүгә бер сәбәп икәнен һәркайсыбыз белеп торсак иде. Шулай ук, Пәйгамбәребезнең ﷺ: «Үз туганнары белән арасын өзүче кеше җәннәткә кермәячәк», – дип әйтеп калдырганын да онытмыйк (Бохари риваяте).
Туганнар белән дус-тату яшәүнең бу дөньябыз өчен дә бик күп файдалары бар. Әйтик, ризыгыбызның мул булуы һәм гомеребезнең озын, бәрәкәтле, хәерле булуы да туганнар белән аралашып яшәвебез сәбәпле икән. Бу сүзләргә дәлил итеп, Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисен китерергә була: «Ризыгы киң, гомере озын булуын теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен» (Бухари риваяте).
Барыбызның да байлыкта яшәп, озын гомер кичерәсе килә, ә менә шуның бер сәбәбе – туганнар. Ә алар белән дошманлашып, аралашмыйча, йөрешмичә яшәсәк, тормышыбызда нинди бәрәкәт булсын инде?! Болар – безне уйландыра торган хәдисләр. Туганлык җепләрен ныгыту – җәннәтле булу өчен бер сәбәп. Бу дөнья йөзендә бәхетле тормыш итү өчен дә туганнар белән дус-тату яшәү зарур.
Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кебек туганлык җепләрен саклаучылар, ни кызганыч, хәзерге вакытта бик сирәк. Бер-берсеннән ерагаеп, туганлык хисләрен онытып, беркем белән аралашмыйча яшәүчеләр артканнан-арта бара түгелме? Коронавирус таралу куркынычы булган бу соңгы ике елдагы вазгыятьне моңа сәбәп итеп китерүчеләр дә табылыр. Әмма вакытлы чикләүләр кертелгән, бик күп кешеләрне дүрт стена арасына бикләгән 2020 елга кадәр үк безнең җәмгыятьтә туганнарның бер-берсеннән ерагаюы күзәтелде. Ни өчендер, үзе генә яшәргә омтыла хәзер кеше. Бу – безнең динебезгә һич тә хас булмаган күренеш. Туганнар арасындагы мондый таркаулыкның нинди зур гөнаһ икәнен аңлап, иманга килеп, Аллаһы кушканча яшәсәк кенә, үзгәрә алачакбыз.

«Аллаһының Үзенә генә гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын туганнарыгызга, ятимнәргә, мескеннәргә, туган булган күршеләргә дә һәм туган булмаган күршеләргә дә, изгелек кылыгыз» («Ниса» сүрәсе, 36нчы аять).