Ел буе ураза тоткан әҗерне аласың килсә…

Әле генә шатланып каршы алган Рамазан ае да тәмамланып килә. Ураза тотарга ияләнеп беттек, үзенә күрә бер рәхәтлеге бар, тәнебез дә ял итә, күңелебез дә сафлана. Ә менә шул күңелле мизгелләрне дәвам итү мөмкинлеге барын беләсезме, кардәшләрем?

Рамазан ае тәмамлану белән, Шәүвәл ае башланып китә. Менә шул Шәүвәл аенда да ураза тоту безгә бик күп әҗер-савап алырга бер форсат бирә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Кем Рамазан аен тотып бетереп, аннан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр (ел буе ураза тоткан кебек әҗер-савапны алыр)», – дигән (Мөслим риваяте). Менә бит нинди зур куаныч: Рамазан аен тулысынча һәм аннан соң тагын алты көнне уразада үткәрәбез икән, ел буе ураза тоткан кеше әҗерен алачакбыз. Әйе, ай буе чыныкканнан соң, шуңа өстәп алты көн ураза тоту артык авырлык тудырмас. Бу олуг гыйбадәтне үтәргә этәрә торган тагын бер хәдисне искә төшереп китәм. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم:   «Аллаһы ризалыгы өчен кем бер көн ураза тотса, Аллаһы аның йөзен бер елга җәһәннәм утыннан ерагайтыр»), – дигән (Бухари риваяте.  Бу хәдис тә безгә ураза тотарга ярдәм итә торган хәдисләрнең берсе булып тора, чөнки ахыйрәт дөньясы бәхетенә ирешер өчен Аллаһының җәзасыннан имин булырга кирәк. Ә аңа ирешер өчен ихлас күңелдән Аллаһыга якынайта торган игелекләр кылырга тиешбез, ә иң мөһим һәм Раббыбыз яраткан игелекле гамәлләрнең берсе намаз булса, икенчесе – ураза. Бу олуг гыйбадәтләрне үтәп яшәү, һичшиксез, фани дөньяда сәгадәтле тормыш алып баруыбызга  мөһим сәбәп булып тора. Тик шуны белик, кардәшләр: бары тик бар галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһының әмерләрен  үтәп кенә яхшы яшәп була.

Эштә дә бит хуҗа кешенең кушканнарын үтәп барсаң гына эш җайга тәгәри. Ә тыңламасаң, сине эшеңнән куарга яки хезмәт хакын, я премияне кисәргә мөмкиннәр. Барыбер, бер җәзасын бирми калмый хуҗа. Димәк, бар тереклекнең Раббысы булган Аллаһы тәгаләнең кушканнарын үтәмичә, җәзасыннан имин булып, ничек итеп рәхәттә яшәп булсын?!

Рамазан аенда Коръәнне тулысынча укып чыгарга, ким дигәндә, көн саен берничә генә бит булса да укып барырга тырыштык. Гадәткә кергән шул гамәлне хәзер дә онытмасак, дәвам итсәк, хәерле булыр. Чөнки Коръән уку, Аллаһыны зикер итү –  иң хәерле зикерләрнең берсе. Ә кем Аллаһыны күбрәк зикер итә, шуның уразасының да әҗере күбрәк булачак.  Пәйгамбәребездән صلى الله عليه وسلم : «Ураза тотучыларның кайсылары иң әҗерлесе? – дип сорыйлар. Ул әйтә: «Аллаһыны күп итеп зикер итүчеләр» (Мүснәд Имам Әхмәд).

Без бит акча мәсьәләсенә килгәндә, булдыра алган кадәр күбрәк эшләргә тырышабыз. «Менә монысын да эшләп куй, премиясе булыр», – дип,  без белгән эшне йөклиләр икән, ашкына-ашкына эшләргә тырышабыз. Ә менә уразабызның әҗерен тагын да арттырырга форсат була торып та, ничек шуны кулланмый калырга, ди?! Бу дөньядан киткәч, безгә бит әҗерләр бик тә кирәк булчак һәм без, «их, нишләп күбрәк эшләмәдем икән», дип бик үкенәчәкбез. Шуңа да гафил булмасак, көчтән килгәнчә Раббыбызга якынаерга омтылсак иде.