Мәкаләләр

Пәйгамбәребезнең ﷺ өч васыяте

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар эштән соң, аны сөртерлек яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул” 📚(Тирмизи риваяте, сахих хәдис). Сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ бу васыятендә безнең өчен өч мөһим нәрсә бар: тәкъвалык, гөнаһлы гамәл кылсаң, озакка сузмый изгелек...

Дәвамын укырга

Динебезнең камиллеге

Дингә тартылучылар, намазга басучылар әкренләп арта барса да, барыбер, күпчелек кеше дингә битараф, аларда ниндидер бер курку, сагаю бар. «Дингә кереп китсәм, бернәрсә дә ярамаячак. Чикләүләр күп булачак. Яңа елны да каршы алырга ярамаячак, башка бәйрәмнәрне дә! Күңел күтәрә торган «каты» эчемлекле табыннарда дус-иш белән...

Дәвамын укырга

Хакыйкый уңыш

Тормышта уңышка һәм байлыкка омтылмаган кеше бармы икән? Әмма бу дөнья байлыгы һәм мал-мөлкәт артыннан куып, хакыйкый уңышны онытмыйбызмы, Раббыбызның туры юлыннан читкә тайпылмыйбызмы? Уңышка ирешү юллары, замананың булдыклы кешеләре турында бик күп сөйләнелә, күп языла, видеолар төшерелә, төрледән-төрле тренинглар үткәрелә. Беләләрме-юкмы, кайбер белгечләр, бик...

Дәвамын укырга

Үз юлыңны табу өчен

Тормышта нәрсәгәдер ирешер өчен табыш китерерлек хәерле эшең булырга тиеш. Әмма арабызда үзенә ошаган һөнәрне, үз күңеленә яткан эшне таба алмыйча, төшенкелеккә бирелүчеләр дә, ялкаулыктан котыла алмаучылар да юк түгел. Кайберәүләр бу тормышта үзен табалмыйча интегә. Андыйлар әле бер эшкә урнашып карый, әле икенчесенә, ләкин...

Дәвамын укырга

Җәһәннәм утына ташларга әмер ителер…

Җәмгыятьтә, кеше арасында яшәгәч, башкалар фикере безгә тәэсир итмичә калмый. Аларның хуплавы, мактавы күңелләргә бал булып ята, ә тәнкыйть ишетү, әче сугандай, җаннарны әрнетә. Шуңа да, вакыт-вакыт, аларга ошарга тырышып, мактау өмет итеп эшләргә тырышабыз. Кайвакыт эштә дә үзебезгә кушылганны тиешеннән артыграк итеп үтибез. Янәсе,...

Дәвамын укырга

Тормыш яме – гаиләдә

Раббыбыз, Үзенең хикмәте белән, Җир өстендә булган күп нәрсәләрне парлы итеп бар иткән. Парлы күзләребез белән тирә-юньгә карасак, күпләрнең парлы булуын күрәбез. Аллаһның иң гүзәл затлары Адәм балалары да парлы итеп яралтылган. Кагыйдә буларак, адәм баласы парсыз яши алмый, аңа күңел тынычлыгы табар өчен дә,...

Дәвамын укырга

Биргәненә шөкер итә белсәң һәм…

Бер хикмәт иясеннән: “Синеңчә бәхет нәрсә ул”? – сораганнар. “Аллаһ тагәләнең биргәненә шөкер итә белсәң, сынау килгәндә сабырлык күрсәтсәң, һәм хаталынып гөнаһ кылсаң, төзәлергә ашкынып тәүбәгә килсәң, менә шулдыр бәхет”, – дигән ул. Уйлап карасаң, чынлап та, булганына канәгать, риза була белсәң, үзеңне көнчелектән дә,...

Дәвамын укырга

Үзеңә ярамаганны биргәнче…

Динебез Ислам шундый камил дин ки, Аллаһы тәгалә җәмгыятебезнең бар тарафын да кайгырткан. Үзеңне генә кайгыртып яшәүне хупламый динебез, ә, киресенчә, тирә-ягыбыздагы башка кешләрнең дә хәлләрен белеп, аларга көчтән килгәнчә ярдәм итеп яшәргә өнди. Коръәндәге бик күп аятьләрдә юмартлыкка, булган малыңнан өлеш чыгарырга, мохтаҗларга садака...

Дәвамын укырга

“Ин шә Аллаһ (Аллаһы теләсә)” дип әйтергә онытмыйбызмы?

Гадәттә, алдыбызга берәр максат куйсак, үзебезнең гыйлемебезгә, тәҗрибәбезгә таянып, “мин моны бернәрсәгә дә карамыйча эшлим, максатыма ирешәм”, дип уйлыйбыз. Әйе, максатка омтылу, планнар корып, шул юлдан тайпылмыйча бару – бик яхшы сыйфат. Әмма бернәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Аллаһыдан,...

Дәвамын укырга

Гамәлләр – нияткә карап

Нәрсә генә эшләсәк яки нинди генә гамәл кылсак та, без аны ниндидер бер ният, теләк белән башкарабыз. Мисал өчен, эшкә барабыз икән, безнең  максат – ризык, кием алу һәм торакка түләү өчен акча эшләү. Китап укуыбызның максаты – өстәмә мәгълүмат туплау, белемебезне арттырып, эшебездә югарырак...

Дәвамын укырга