Мәкаләләр

Ярдәмләшеп яшик!

Безнең халыкта элегерәк күмәкләшеп эшләү йоласы бар иде. Туганнар белән җыелышып өй юулар, бәрәңге утырту яки алу дисеңме, каз өмәсе, печән кайтса, күршеләр, якын-тирә белән бергәләшеп печән ташулар… Чакырып та торасы юк иде хәтта, “шул көнне шуны-шуны эшләргә ниятлибез” дигән сүз җитә, барысы да билгеләнгән...

Дәвамын укырга

Ришвәт бирүче дә, аны алучы да бердәй гөнаһлылар

Кеше, мал  ярату сәбәпле, нинди генә адымнарга бармый да, нинди генә чикләрне узмый. Хәтта башкаларның тормышына зыян килә торган булса да, ул хакта уйламый, акча өчен барысын да эшли. Хакың булмаган килеш кеше малын үзләштерүгә этәрә торган шундый куркыныч гөнаһларның берсе – ришвәт бирү.  Җир...

Дәвамын укырга

Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?

Килер көннәргә күпме генә зур өметләр баглап яшәсәк тә, иртәме-соңмы, барыбер, бу дөньядан китәчәкбез. Беребез дә монда калмаячак, моны барыбыз да бик яхшы аңлый. Тик шулай да якыннарыбыз вафат булса, бу зур югалтуны авыр кичерәбез. Һәм аның өчен кайгыра башлыйбыз. Кешенең кадерен аны югалткач кына...

Дәвамын укырга

Хакыйкый көчлелек

Күбебезнең көч-куәткә ия танылган шәхес булып, калганнардан аерылып торасы килә. Кимчелекләребезне танырга да, башкаларга күрсәтергә һәм әйтергә дә һич теләмибез. Янәсе куәтлеләр рәтеннән төшереп калдырулары мөмкин. Кайберәүләр шул көч-куәтен исбатлау өчен, спорт белән шөгыльләнә башлый. Җиңүләр яулап, үзенең көч-куәтен раслый. Әйе, спорт белән шөгыльләнү яхшы...

Дәвамын укырга

Авыру сәбәпле гөнаһларбыз гафу ителә

Бу тормышта бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый. Сәламәтлек какшаган вакытлар да булгалый, кайчак кинәт кенә эштән китәргә туры килә. Һич тә булмаса, машинабыз ватылып, өстәмә чыгым сорый. Менә шундый чакларда кәеф төшә, кайгыга калабыз. Әмма нинди генә бәла-каза килсә дә, нинди генә хәлгә...

Дәвамын укырга

Үз халкыңны хөрмәт итмичә, башкалар сине хөрмәт итмәс

Милләтәшләребез арасында үзенең татарлыгыннан оялучылар да очрап куя. Үзенең татар булуына кимсенүчеләр янында туган тел турында сүз кузгатсаң, шунда ук үз-үзләрен аклый башлыйлар: «Татар телен нигә белергә? Нигә өйрәнергә әле? Аның белән ерак бара алмыйсың». Шәһәр урамында яки транспортта татарча сөйләшә башласаң, үз татарлыгыннан гарьләнүчеләр:...

Дәвамын укырга

Тырыш әмәлен, ә ялкау сәбәбен табар яки Ак күл татарлары

Күптән түгел сәфәрдә булып кайттык, әлеге мәкаләне язарга да шул сәфәрдә күргәннәрем этәрде. Рамазан аенда, гомрә (халык телендә кече хаҗ дип йөртелә) гыйбадәтен кылу нияте белән, изге Мәккә шәһәренә барган идек. Сәфәрдә танышасың, аралашасың бит инде. Мин дә Мордовия республикасының Ак күл (Белозерье) авылы кешеләре...

Дәвамын укырга

Әйтергә җиңел, әмма онытабыз…

Кайвакыт ниндидер бер эш башкарабыз, гамәл кылабыз, әмма үзебез теләгән нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз. Мисалга, ризыкланып, өстәл яныннан торып кына китәбез, әмма тамак туймагандай, яңадан ашыйсы килә башлый. Китапны ахырына кадәр укып чыгабыз, ләкин  файда бирердәй бер генә мәгълүмат та истә калмый. Шуннан соң, сәерсенеп, үз-үзебезгә...

Дәвамын укырга

Үзгәрергә беркайчан да соң түгел…

«Эшлим дә эшлим, акча барыбер җитми, бер нәрсәгә дә өлгерә алмыйм, вакытның бер бәракәте дә калмады». Таныш уйлар, таныш сүзләр, шулаймы?    Шул рәвешле фикер йөртүчеләргә, бер киңәш бирер идем: «Зарланганчы, бәлки, үзеңә үзгәрергә кирәктер?». Әгәр дә тормыш уңайлылыгы өчен нәрсәнедер эшләп тә, теләгән нәтиҗәгә...

Дәвамын укырга

Иң кирәкле нигъмәтләрнең берсе…

Бар тереклек дөньясы яшәсен өчен иң кирәкле әйбернең нәрсә? Бу хакта уйланганыгыз бармы? Бәлки, кемнәрдер  «иң кирәкле нәрсә – акча» дияр, әмма бу җавап дөреслектән бик ерак. Дөрес, «ризык» дип әйтүчеләр хакыйкатькә якынрак торадыр. Ә барысыннан да кирәклерәк нәрсә ул – су.  «Җир һәм күкләрне...

Дәвамын укырга