Без үзебезгә карата башка кешеләрнең яхшы мөнәсәбәттә булуын яратабыз. Безне елмаеп, ачык йөз белән каршы алуларын, матур итеп, йомшак кына сөйләшүләрен телибез. Ярдәм сорап килсәк, баш тартмыйча, бик тиз ярдәм итүләрен көтәбез. Ярдәм итсәләр, күңелебез нечкәреп, әлеге кешегә рәхмәтләр әйтәбез. Үзенә яхшылык иткәннәрен ярату – кешенең холкына хас сыйфат.
Әмма башкаларның үзеңә карата ярдәмчел мөгамәләдә булганнарын теләү белән генә эш бетми. Аның икенче ягы да бар бит әле. Ә без үзебез бүтәннәрне ачык йөз белән каршы алабызмы? Сөйләшкәндә үзебезне дорфа тотмыйча, мөлаем сөйләшә беләбезме? Яныбызга ярдәм сорап килсәләр, булышырга ашыгабызмы?
Без, нишләптер, кайда гына булсак та, кешеләрдән үзебезгә карата яхшы мөгамәлә көтәбез. Ә үзебез башкаларга карата нинди мөнәсәбәттә? Динебез безне: «Үзеңә карата нинди мөгамәләдә булуларын теләсәң, кешеләргә карата да шундый ук мөгамәлә кыл», – дип өйрәтә. Бу кагыйдәгә динебездә төпле дәлил дә бар. Пәйгамбәребез ﷺ: «Үзегезгә теләгәнне кардәшеңә теләми торып иманлы була алмассыз»,– дип әйткән (Бухари риваяте). Шуңа да, кардәшләрем, үзеңне ялганлауларын теләмәсәң, үзең дә алдашма. Рәнҗетүләрен, кыерсытуларын теләмәсәң, үзең дә башкаларны рәнҗетмә. Үзеңә карата золымлык кылуларын теләмәсәң, үзең дә гадел бул.
Үзебезне үзгәртмичә торып, тирә-якның үзгәрүен көтеп ятудан хәер булмас. Шуңа һәр үзгәрешне үзебездән башлыйк.
«Дөреслектә, Аллаһ бер халыкның (кешеләрнең, милләтнең) хәлен үзгәртмәс, ул кавем үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы» («Рәгыд» сүрәсе, 11нче аять).