Бу дөньяда нәрсә генә булмасын, барысы да Аллаһы Тәгаләдән, чөнки Ул – бу җиһанның хуҗасы, барлыкка китерүчесе, тәрбиячесе, идарә итүчесе. Аллаһыга ышанган кешеләр моны бик яхшы аңлый. Үзе барлыкка китергән Җир шарында ничек яхшы һәм бәхетле яшәп булуын Раббыбыз камил рәвештә белүче. Чөнки кешеләрне бар иткән Хуҗа аларның холкын да, аларга нәрсә файдалы, ә нәрсә зыянлы икәнен дә тулысынча беләдер. Баланың да бит холкын, тәртибен аның нинди эшкә кулы ятып торуын, тормышта аңа нәрсәләр файдалы булуын белүче затлар – әти-әнисе.
Менә шушы Аллаһы Тәгалә бар иткән бу матур дөньяда бар кешенең дә бик бәхетле тормыш кичерәсе килә. Әмма аңа ничек ирешергә соң? Кайда гына эшләсәк тә, беләбез: бу хезмәт урынында билгеле бер таләпләр, кагыйдәләр бар, шуларны үтәсәк, җитәкченең сүзеннән чыкмасак, ул безгә хезмәт хакы түләп барачак, әле өстәмә эшләрне намус белән җиренә җиткереп башкарсак, премияләр дә бирергә мөмкин.
Тормышта да шулай ук, әгәр Бөек Хуҗабыз булган Аллаһы Тәгалә кушкан әмерләрдән тайпылмыйча, Ул төзегән кагыйдәләрне бозмыйча яшәсәк, безне бәхетле матур тормыш көтә. Раббыбызның китабы Коръәни Кәримгә күз салсак, Ул анда әйтә: «Кем дә кем, ир кеше яки хатын-кыз булсын, Аллаһыга иман китергән хәлдә, игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормышта яшәтәчәкбез, һәм әҗерләрен үзе кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз» («Нәхел» сүрәсе, 97нче аять).
Иман ул – Аллаһының барлыгына, берлегенә, бар галәмнең Хуҗасы булуына һәм Аңа гына гыйбадәт кылу тиешлегенә ышану, инану.
Иманлы булу – яхшы тормышның нигезе һәм күңел тынычлыгын табуның бердәнбер юлы. «Кемнәр иман китергәннәр аларның калебләре Аллаһыны зикер итеп тынычлана, Аллаһыны зикер итеп калебләр тынычланмыймени?» («Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять).
Иманлы кеше башкалардан бернәрсә өмет итмичә, ихластан, игелекле гамәлләр кыла, шул сәбәпле калебендә тынычлык урнаша. Кылган игелекләре өчен рәхмәт белдермәсәләр яки яхшылык белән җавап бирмәсәләр дә, иманлы кеше моның өчен кайгырмый, чөнки Аллаһы Тәгалә аңа, барыбер, әҗерен бирә. Кылган гамәлләренең хәерле нәтиҗәләрен ул Кыямәт көнендә күрәчәк.
«Аллаһы ризалыгы өчен мескеннәргә, ятимнәргә, әсир булганнарга ризыклар һәм садакалар бирерләр. Алар әйтерләр: «Без сезне, фәкать, Аллаһы ризалыгы өчен генә ашатабыз, без сездән бернәрсә дә өмет итмибез, безгә бер игелек итегез һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез. Чөнки без Раббыбыздан, катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы Кыямәт көненнән куркабыз». Аллаһы аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләренә яктылык, шатлык салыр. Аларны, Аллаһы юлында чыдамлы булганнары өчен, Җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр» («Инсан» сүрәсе, 8-12 аятьләр).
Иманлы кешегә бәла-каза килсә дә, ул аны сабырлык белән каршы ала, чөнки ул аның сәбәпләрен белә. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ: «Мөэмин кешенең хәле бик гаҗәеп: аның бөтен хәлләре аңа яхшылык китерә һәм бу өстенлек фәкать мөэмингә генә насыйп була. Әгәр дә аңа берәр шатлык килсә – ул шөкер итә һәм ул аңа хәерле була. Берәр авырлык килсә – сабыр итә һәм ул да аңа хәерле була», дип әйткән (Мөслим риваяте).
Мөселман кешесе теге я бу авырлыкның үзенә тора салып кына килмәгәнен, моның үзе кылган гөнаһлар аркасында икәнен яки кылган гөнаһларыннан чистарынып, Кыямәт көнендә дәрәҗәсе өстен булсын өчен кирәклеген белә.
Иманлы кеше коры ышану гына җитмәгәнен, аңарга иманын раслап, дәлилләп күрсәтү өчен, аятьтә әйтелгәнчә, «Аллаһыга иман китергән хәлдә, игелекле гамәлләр кылу» кирәклеген, шунсыз әле тулысынча бәхеткә, күңел тынычлыгына ирешеп булмаячагын аңлый. Тормышта да бит кеше сүзгә генә ышанмый, ә эшебезгә карый. «Мин – бик яхшы пешекче» дип әйтү генә җитми, пешереп күрсәтергә кирәк. Шул очракта гына сиңа ышаналар, эшкә алалар, заказлар бирәләр, хезмәт хакы түлиләр. Бу дөньяда гамәлсез файдасы булмаган коры сүзнең ахирәттә дә файда бирмәсе көн кебек ачык түгелме соң?!
Ә инде изге гамәлләрнең дә асылы һәм, иң мөһиме, Раббыбызга биргән нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдереп, көнгә биш мәртәбә башкарыла торганы – намаз уку. Шулай ук, булган ризыгыбызга шөкер итеп, Рамазан аенда ураза тоту. Булган малларыбызга рәхмәтле булып һәм бәрәкәт теләп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә садакалар бирү. Туганнарыбыз бар бит, Аллаһыга шөкер, дип, туганлык җепләрен ныгыту. Туганнары булмаган, ялгыз кешеләр дә күп бит дөньяда. Әнә шундый һәм башка хәерле гамәлләр кылу – барысы да иманнан.
Аллаһыга чынлап ышансак, без гел яхшы, файдалы гамәлләр кылырга омтылачакбыз, чөнки моның өчен Раббыбыз ике дөнья бәхетен һәм рәхәтен бирәчәк, нәкъ аятьтә әйтелгәнчә: «Иман китереп, игелекле гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә бетмәс-төкәнмәс әҗерләр бар» («Фуссыләт» сүрәсе, 8нче аять).
Раил Фәйзрахманов.
@tatislam