Укы!

Кешелек дөньясын алга җибәрә торган яңа ачышларга һәм уңайлыкларга   китерүдә төп сәбәп – уку, гыйлем алудыр. Коръән дә  укуны һәм гыйлем алуны хуплый һәм шуңа чакыра. Иң беренче иңгән аять тә «Укы» дигән әмер булган. «Галәк» сүрәсенең 1нче аятендә үк Аллаһы тәгалә әйтә: «Һәр нәрсәне бар  кылучы Раббың исеме белән укы!». Бары тик уку сәбәпле генә без хәләлне харамнан аера башлыйбыз, изге гамәлләрне гөнаһлы эшләрдән аралый алабыз. Ничек итеп җәннәтле булып, Аллаһының газабыннан имин калырга, бу дөньяда ничек уңышка ирешергә һәм бәхетне, күңел тынычлыгын ничек табарга – барысын да без уку, гыйлем алу сәбәпле беләбез.

Тарихка күз салсак, без аермачык шуны күрербез: безнең Ислам дине галимнәре дә тырышып гыйлем алу сәбәпле бик күп ачышлар ясаганнар, Ислам дәүләтләре иң алдынгы илләрдән саналган. Мисалга, үзебезнең милләтебез, бабайларыбыз тормышын алсак, алар да бит берничә тел белгән, хәтта гарәп, төрек телләрендә китаплар да язып калдырганнар. Алар язган китаплар белән бүгенге көндә чит ил уку йортларында гыйлем алалар. Мәсәлән, укытучы, галим Сөнгатулла Бикбулатның 1913 елда басылып чыккан һәм гарәп телен өйрәтү буенча дәреслек булган «Мәбдә – үл кыйрат – әт» китабы белән Азия илләрендәге мәдрәсәләрдә укыталар. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең «Нәзурәтел – хак…»  китабын гарәп илләрендә дә укыйлар, өйрәнәләр. Безнең халыкның гыйлем алуга мәхәббәтен, китап яратканын тарихчы-галим, академик Миркасыйм Госманов та бик төгәл сурәтләгән: «Һәр халыкның үзенә генә хас бер сыйфаты була, диләр. Аның ерак һәм якын узганын, бүгенгесен, хәтта киләчәген дә билгели торган төп сыйфаты – милли сыйфат.

Безнең халыкның шундый төп үзенчәлеге  нәрсәдән гыйбарәт соң?

Берәүләр аның хезмәт сөючәнлеген, икенчеләре гаҗәеп түземлелеген, сабырлыгын күрсәтер. Өченче һәм дүртенчеләренә дә үз фикерләрен раслар өчен җитәрлек дәлилләр табылыр…

Әйе, әлеге сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Берничә сыйфатның янәшә аталуы да ихтимал. Һәм бу табигый: мәсьәләгә кайсы яктан карыйсың бит!

Миңа шундый сорау бирсәләр, халкымның башка бик күп яхшы гадәтләрен истә тоткан хәлдә (хәтта үземә ошамаганнарын да онытмаган килеш), аның милли йөзен, рухи кыяфәтен билгели торган төп үзенчәлеге дип, иң элек бер сыйфатны әйтер идем. Ул бер сүзгә сыеп бетә:

– Китаплылык.

Әйе, китаплы, ягъни язулы булу». Миркасыйм Госманов үзенең «Каурый каләм эзеннән. Археограф язмалары» дигән хезмәтендә халкыбызның укымышлылык дәрәҗәсен әнә шулай югары бәяләгән…

Бүгенге көндә без бабайларыбыз юлын дәвам итәбезме, алар кебек күп укыйбызмы? Алар кебек чит илләрдә дә халык укырлык китаплар язабызмы? Кызганыч, гыйлемгә тартылу, китап уку бездә бик тә кимеде. Китап урынына кулыбызга ешрак смартфон, планшет алабыз шул. Файдалы китаплар уку урынына дөньябызга да, ахыйрәтебезгә дә бернинди файда бирмәгән мәкаләләр, әсәрләр укыйбыз, фильмнар, видеолар карыйбыз. Әмма шуны белик: бу акылны да, зиһенне дә үстерми, рухи үсеш тә бирми. Ә ислам өммәтен, милләтебезне алга җибәрү өчен безгә бик күп укырга кирәк, чөнки гыйлем нуры белән генә алга барып була, наданлыкны җиңеп кенә үсеш була ала, белем булганда гына дәрәҗәбезне күтәрә алачакбыз. Коръәндә дә шул хакта искәртелгән:  «Иман китереп һәм белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер» («Мүҗадәлә» сүрәсе, 11нче аять). Гыйлемле белән гыйлемсез беркайчан да бертигез булмаслар: «Әйт син аларга: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бер булырмы? Бары тик саф гакыл ияләре генә бу хакыйкатькә төшенер», – диген» («Зумәра» сүрәсе, 9нчы аять).

Шуңа да бабайларыбыз омтылган аң-белем  юлына без дә омтылсак иде. Моның өчен безгә,  ким дигәндә, китап укый башларга кирәк. Ә бер дә китап укымаган кеше булсак,  бу гадәтне көндәлек тормышка ничек кертергә? Иң беренче, Аллаһыдан ярдәм сорыйк. «Күңелләребезгә гыйлем алуга мәхәббәт сал. Укыганнарны истә калдырырлык яхшы хәтер бир. Укыган-белгәннәрне гамәлдә кулланырлык тәүфыйк бирсәң иде», – дип дога кылыйк.  Зур калын томнарга тотынганчы, башта кечкенә китаплардан башларга кирәк. Чөнки алар тиз дә укылып бетә, файдалы мәгълүматка да ия буласың. Әлеге максатка тиз арада ирешкәч, тагын да укырга теләк туа. Шулай укый-укый чыныккач, нәфесебез уку белән тәрбияләнә башлый, аннары зур китапларга да күчсәк була. Китап укырга яратучы дуслар табу, алар белән киңәшләшү, китапны укып чыгып, бергә-бергә фикер алышу, яңа алган гыйлем белән уртаклашу тагын да күбрәк уку  теләге уята, дустыңны уздырып, күбрәк белергә омтыласың. Китап уку өчен бер вакыт билгеләп куйсаң, тагын да яхшырак, мисал өчен, йоклар алдыннан кичке сәгать 9дан 10га кадәр һәм, әлбәттә инде, телефонны читкәрәк алып кую дөрес булыр. Китаптан алган яңа мәгълүматны аерым бер дәфтәргә язып бару исә аны истә калдырыга ярдәм итәчәк. Үзеңә истә калдырырга ярдәм иткән алымны башкаларга да әйтсәң, бәлки аларга  да файдасы тияр.  Китап кибетләренә йөрү, китапханәләрдә еш булу да, шулай ук, китап уку теләге тудырырга мөмкин. Ә иң мөһиме, күп китап укып чыгуны гына максат итеп куймыйк, кардәшләр, ә укыган китапны аңлап, шунда булган файдаларны гамәлдә күбрәк кулланырга дигән максат куйык. Укыганда ниятебезнең ихластан, Аллаһы ризалыгы өчен булуы да мөһим.

Өммәтемә файда китерүчеләрдән булсам иде; үземнән соң якты эз калдырып, бу дөньядан үткәч тә әҗерләре килеп торсын иде дип, уйлап, милләтебезгә, динебезгә хезмәт итәргә тырышыйк.