Гашура көне уразасы

Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте белән кайбер айларны яки көннәрне бүтән вакытлардан фазыйләтлерәк, өстенрәк куйган. Әлбәттә, ул вакытларда кылынган кайбер гамәл-гыйбадәтләребез дә саваплырак, гөнаһларбызның кичерелүенә дә сәбәп булып тора алар. Тормышыбызда да шулай бит, билгеле бер вакытта, язда кырларга чәчәбез, бакчаларда утыртабыз, ә җәй ахырларында, көз башында кыр-бакчалардан уңышларны җыеп алабыз. Менә бу дөньяда да билгеле айларда аерым гыйбадәтләр кылып, ахыйрәт тормышына орлыклар чәчәбез, ә уңышларын Кыямәт көнендә әҗер-савап рәвешендә җыеп алачакбыз, Аллаһ теләсә.

Мөхәррәм ае – әнә шундый айларның берсе. Пәйгамбәребез ﷺ: “Рамазан аеннан соң ураза тотарга иң хәерле ай – Мөхәррәм ае”, – дип әйткән (Мөслим риваяте, 1163). Хәдистән аңлашылганча, бу ай ураза тотарга саваплы булган аерым айлар рәтенә керә һәм шуңа да безгә бу фазыйләтне кулланып калырга кирәк.

 

Бу айда тагын бер үзенчәлек бар, ул – Гашура көнендә ураза тоту, ә бу ураза үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә бер сәбәп булып тора. Пәйгамбәребездән ﷺ Гашура көнендә ураза тоту торында сорагач, ул: “Үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, – дип әйткән (Мөслим риваяте, 1162).

 

Гашура көне – Мөхәррәм аеның унынчы көне. Менә шул көнгә ирешеп, ул көнне ураза тотып гыйбадәттә үткәрсәк, моның нәтиҗәсе бер еллык гөнаһларыбыздан чистарынуга илтә. Бу безгә бүген бигрәк тә кирәк, чөнки фетнәле, бозыклык күп таралган вакытта яшибез, шул сәбәпле, хәтта аңлап бетермичә дә, ә кайбер вакыт үзебез белә торып та гөнаһлар кылабыз. Ә ул начар эшләребезне сөртер өчен күбрәк хәерле, изге гамәлләр кылу кирәк. Хәерле эшләр эшләп, гамәл-гыйбадәт кылып кына күңелләребезгә рәхәтлек, калебләребезгә тынычлык табып була. Ыгы-зыгылы тормышта күңел тынычлыгы бигрәк тә кирәк. Аллаһка якынаеп, динебез кушканча яши башлап кына моңа ирешеп була. Димәк, аерым фазыйләткә ия булган көннәрдә аеруча тырыш булырга кирәк.

 

Әмма шунысын да искәртеп үтик: галимнәр әйтүенчә, бу көнне ураза тоту безне бары тик кечкенә гөнаһлардан гына арындыра. Зур гөнаһлардан арыну өчен исә безгә тәүбә кылырга кирәк.

 

Гашура уразасын берничә көн тотсаң, тагын да хәерлерәк була. Мәсәлән, Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы көннәрендә, чөнки Пәйгамбәребездән ﷺ Гашура уразасы турында сорагач, ул: “Аллаһ теләсә, киләсе елга тугызынчы көнендә дә ураза тотачакбыз”, – дип әйткән (Мөслим риваяте, 1134). Ләкин Пәйгамбәребез ﷺ бу хәдисне әйткәннән соң киләсе елга кадәр яшәмәгән, вафат булган. Галимнәр исә бу хәдискә нигезләнеп, Гашура уразасын берничә көн, ике яки өч көн итеп тотсаң, хәерлерәк була, диделәр. Ягъни Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы яки унынчы, унберенче көннәрендә, ә мөмкинлек булып, өч көнендә дә тотсак, тагын да яхшырак.

 

Бу көннәрне уразада үткәреп, Аллаһны ешрак искә алып, зикер-тәсбихләр әйтеп, гөнаһлардан арынып, тормышыбызны яхшы якка үзгәртеп, ике дөнья бәхетенә ирешергә дип максат куеп, шул максатларыбызга ирешергә насыйп әйләсәң иде, йә Раббым Аллаһ! Әмин.

 

Раил Фәйзрахманов.

@tatislam