ИГЕЛЕККӘ ӨНДӘСӘҢ…

Игелек кылу ул – тормышыбызның максаты. Раббыбыз да Коръәни Кәримдә игелекләр эшләүдә ярышырга куша: «…игелек кылуда ярышыгыз» (“Бәкара” сүрәсе, 148нче аять). Әйе, мөселман кешесенең тормышында бар омтылышы игелекле гамәлләрне булдыра алганча күбрәк кылу булырга тиеш. Чөнки игелекле гамәлләр кылучы башкаларга файда китерә, ә башкаларга күп итеп файда китерүче – иң хәерле кеше.

Ләкин динебез үзебез яхшы гамәлләр кылу белән чикләнмәскә, ә калган кардәшләребезне дә файдалы гамәлләр кылырга чакырырга куша. Пәйгамбәребез ﷺ: «Туры юлга чакырган кешегә аның артыннан ияргән кешеләрнең савабы кадәр әҗер язылыр, ә теге кешеләрнең әҗереннән бернәрсә дә киметелмәс. Адашуга чакырган кешегә аның артыннан ияргән кешеләрнең гөнаһы кадәр гөнаһ язылыр, ә теге кешеләрнең гөнаһларыннан бернәрсә дә киметелмәс», – дип әйткән (Мөслим риваяте, 2674).

Бу хәдистән аңлашылганча, әйтик, кемне дә булса намазга өндәп, аны уку тәртипләрен өйрәтеп, намазга бастырабыз, ди. Намаз өйрәтүчегә (бу очракта, безгә) ул кеше намаз укыган саен әҗер-савап барачак, чөнки ул аны өйрәтүче, күрсәтүче бит.
Берәр кардәшебезгә Рамазан аенда ураза тотуның фазыйләтле гамәл икәнен сөйләп аңлатканнан соң, ул кеше ураза тота башласа, аны өндәүчегә дә ураза тотучыныкы кадәр әҗер барачак, әмма ураза тотучының да бер әҗере дә кимемәс. Кемнәрнедер, үз үрнәгебез беләнме яки үгет-нәсыйхәт ашамы, мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга һәм авыру кешеләргә (даруга яки операция ясатырга) матди ярдәм буларак садака бирергә өйрәтеп калдырсак, алар садака биргән саен безгә дә шундый әҗерләр язылачак. Чөнки аның шундый гамәлләр кылуына без сәбәпче булабыз бит. Тагын да тырышыбрак кешеләрне яхшылыкка өйрәтергә кирәклеген ассызыклый торган хәдис бу, кардәшләрем.

Ләкин куркыныч ягы да бар: берәр кешене гөнаһлы, явыз, начар эшкә өйрәтсәк, ул кеше без өйрәткәнчә гамәл кылса, аның ул гөнаһы безгә дә язылып барачак. Андый начар гамәл кылып булганын, бәлки, ул белмәгәндер дә, ә син өйрәтеп җибәрүең белән сәбәпче буласың бит.

Һичшиксез, барыбызның да игелеккә өйрәтүче буласыбыз килә. Шуңа күрә, үзебезгә һәрвакыт сорау бирик: кешеләрне мин хәерле гамәлгә өйрәтәмме?
Бүгенге көндә игелекле гамәлләр кылырга өйрәтүнең бик күп юллары ачык. Интернет челтәре аша гына да игелекле гамәл кылырга чакырып, өйрәтеп була, бары теләгең генә булсын. Берәр хәдис яки аять яздырып, дусларыңа-танышларыңа җибәрсәң дә савап була. Берәр файдалы гыйлем тупласаң, башкаларга да җиткер. Яхшылыкны тарату өчен бик тә кулай бит ул интернет. Төшенкелеккә бирелмичә, яхшылыкны тагын да күбрәк өйрәтсәк, игелеккә чакырсак, бәлки, күпмедер вакыттан начарлык аста күмелеп калып, игелек өстен чыгар, дип өметләник.

Раил Фәйзрахманов.