Авырлыкны җиңеләйтер өчен…

Кардәшләр, сезгә берәр эш йөкләнеп, әлеге эш бик авыр тоелса, нишләргә? Нинди генә авырлыкка юлыкмыйк, иң беренче, дога кылып, Аллаһыдан җиңеллек сорыйк, бары Ул гына хәерле нәтиҗә бирүче, Ул гына уңышка ирештерүче. Нинди генә сынау алдында калсак та, җиңеллек сорап, шушы доганы укыйк:

اللهم لا سهل إلا ما جعلته سهلا وأنت تجعل الحزن إذا شئت سه

Аллаһүммә лә сәһлә иллә мә дҗәгалтәһү сәһлә, үә әнтә тәдҗгалүл-хәзнә иҙә ши‘тә сәһлә
«Әй Аллаһ! Син җиңел кылган нәрсәдән башка җиңел һичнәрсә юк, һәм әгәр Син теләсәң, кайгыны җиңел итәсең» (Ибен Хиббән «Сахих», 2427).