Фәхешлек – яман юлдыр

Бүгенге көндә кайбер бозык гөнаһлы гамәлләр шулкадәр күп таралды ки, хәтта кайберәүләр моңа хәләл, рөхсәт ителгән гадәти нәрсәдәй карый башладылар. Оялмыйча, ачыктан-ачык бу гамәлләре турында язалар, сөйлиләр, күрсәтәләр. Һичнинди куркыныч нәрсә эшләмәгән сыман, хәтта горурланып та куйган кебек тоелалар. Кешеләрдә гөнаһтан оялу бетсә, җәмгыятьнең бозылуын көт тә тор, бу бер дә яхшы якка барабыз дигән уй-фикер тудырмый күңелдә, киресенчә, упкынга таба юл алуыбызны күрсәтә. Шундый күп таралган фәхешлекнең берсе – зина кылу, ягъни ир кеше белән хатын-кызның никахсыз хәлдә җенси мөнәсәбәткә керүе. Бу шулкадәр куркыныч бозыклык, әгәр кеше үзен нинди каты газап көткәнен белсә, аңласа, ул гамәлгә якын да бармас  иде. Кызганыч, фильмнар, төрле видеолар аша зинаны нык пропагандалыйлар. Гәҗит-журналларда бу яманлыкны гадәти бер гамәл итеп күрсәтеп  язалар, шуңа да кеше күнегеп, ияләнеп бетте. Кайберәүләр  моның гөнаһ икәнен дә аңламый, хәтта, чөнки ул җәмгыятьтә гадәти бер гамәлдәй кабул ителә. Әмма беребез дә бит якын кешеләребезнең зина кылып йөрүен теләми. Кем теләр иде икән әнисенең яки әтисенең, кызының, улының, апасының яки абыйсының, сеңлесенең яки энесенең төрле ир-ат яки хатын-кыз белән фәхешлек кылуын?! Бер акыллы кешенең дә мондый теләге тумас. Әмма зиначы да кемнеңдер әнисе яки әтисе, яки хәләл җефете, кемнеңдер кадерләп үстергән кызы я улы. Пәйгамбәребез ﷺ вакытында шундый хәл була. «Пәйгамбәребез янына яшь егет килә дә: «И, Аллаһының илчесе, миңа зина кылырга рөхсәт ит әле», – ди. Кешеләр бу егетне: «Тукта, тукта!» – дип ачулна башлыйлар. Пәйгамбәребез аңа: «Якынрак кил», – ди һәм аны үз янына утырта. Аңардан: «Шушы нәрсәне үз әниеңә теләр идеңме», – дип сорый. Егет: «Юк, Аллаһы белән ант итәм! Җаным сиңа фида булсын», – дип җавап кайтара. Пәйгамбәребез : «Кешеләр дә моны үз әниләренә теләми», – ди. Шуннан Пәйгамбәребез тагы да: «Шушы нәрсәне үз кызыңа теләр идеңме», – дип сорый. Егет шундый ук җавап кайтара. Пәйгамбәребез : «Кешеләр дә моны үз кызларына теләми», – дип дәвам итә. Шулай итеп, Пәйгамбәребез бу егеттән аның сеңелләре, апалары, әнисе хакында сорый да, кулын егеткә куеп: «Йә, Аллаһ, аның гөнаһын гафу ит, йөрәген чистарт, әгъзасын гыйффәтле кыл», – дип дога кыла. Моннан соң бу егет гөнаһлы булган гамәлләрдән бернәрсәгә дә карамас була (Имам Әхмәд риваяте, сахих хәдис).

   Коръәнгә күз салсак, анда Раббыбыз зина кылма дими, ә тагын да катырак кисәтеп: «Зинага якын да бармагыз, (аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз),  чөнки ул – пычрак эш һәм бик яман кабахәт юлдыр», – ди» («Исра» сүрәсе, 32нче аять). Аллаһы адәм балаларын «якын да бармагыз», дип кисәтә, димәк, әлеге гөнаһны кылу гына түгел, хәтта зинага китерә торган сәбәпләрдән дә ерак булырга куша. Чит-ят хатын-кызны күзләү, сүз алышу (эш буенча сөйләшүне исәпкә алмаганда), шаярышу – әнә шундый гамәлләрдән. Үзеңә туган тиешле булмаган чит-ят ир яки хатын-кыз белән бер бүлмәдә икәү генә калу һ.б. – болар барысы да, ахыр чиктә, шушы гөнаһка төшүгә сәбәп була ала.

Зина таралу белән күптөрле авырулар да пәйда була. Гөнаһ кылсаң, аның ачы җимешен дә татыйсың шул. Хыянәт, ир яки хатынның зина кылып йөрүе аркасынд,а күпме гаиләләр таркала, күпме балалар тулы гаиләдә үсми. Боларның барысы да үз нәфесебезне тыя алмавыбыз аркасында бит. Бу дөньяда шундый бәхетсезлеккә һәм  төрле чир-авыруларга дучар булсак, ахираттә исә  мондый кешеләргә каты газап каралган. «Вә алар Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһыдан башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһы тарафыннан тыелган явызлыкны кылмаслар – хаксызга адәм җанын кыймаслар һәм зина да кылмаслар. Әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, аңа гөнаһының җәзасы ирешер. Кыямәт көнендә андыйларга газабы арта төшәр, һәм, хур ителгән хәлдә, ул анда мәңге калыр» («Фуркан» сүрәсе, 68нче, 69нчы аятьләр).  Зина кылучыларга җәза биреләчәген, газаплары арттырылачагын искәртә Аллаһы тәгалә. Әмма кеше үзенең хатасын аңлап, тәүбә кылып, Аллаһыдан гафу сорап иманга килсә һәм игелекле гамәлләр кыла башласа, Раббыбыз шул кешене гафу итәрмен, ди. «Әгәр берәү тәүбәгә килеп,  иман китерсә һәм изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһы – рәхимле һәм гафу итүче» («Фуркан» сүрәсе, 70нче аять).

Шуңа да әле йөрәгебез тибә икән, тәнебездән җаныбыз чыкмаган икән, димәк, үзгәрергә әле соң түгел. Бу куркыныч гөнаһтан ерак йөрик, ихластан гафу сорыйк. Аллаһы – Рәхимле кичерүче. Намазга басыйк һәм намусыбызны пычратмыйча, гыйффәтлелегебезне саклап яшәргә омтылыйк.  Һәм шуны истән чыгармыйк, гөнаһлар һичкайчан да уңышка һәм бәхеткә илтми, киресенчә, бәла-казалар килүенә генә сәбәп була. «И-и, мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да, Аллаһы гөнаһларыгызның күбесен гафу итәдер» («Шура» сүрәсе, 30нчы аять).