Проект турында

Безнең турында «Нәсыйхәт» тапшыруыннан карагыз:

https://youtu.be/wa5uFRBSxz4

Бүген интернет челтәре, төрле ресурслар, яңа технологияләр безгә күп мөмкинлекләр ача. Вәгазь сөйләүче, дингә өндәүче яшьләр өчен дә интернетның уңайлылыгыннан кулланмау «гөнаһ» булыр иде… Соңгы араларда «Ютуб», «Инстаграм», «Телеграм» интернет ресурларында «Татислам» проекты, аның җитәкчесе Раил Фәйзрахманов вәгазьләре, дәресләре күзгә чалына башлады. Әлбәттә, аны ишеткән һәркемнең күңелендә: «Кем соң ул Раил Фәйзрахманов?» — дигән сорау тумый калмагандыр. Әлеге кечкенә генә язма бу сорауга азмы-күпме җавап бирер, дип өметләник.

Раил — Арча егете. Яшүсмер вакытыннан ук ул Ислам дине белән кызыксына башлый. Арча мәчете каршында оештырылган дини укуларга, лагерьларга йөри, гыйлем эсти.

Бүген ул — Балык Бистәсе районы Тәбердино Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме. Онлайн форматта яңа кеше булуына карамастан, офлайн форматта инде күптән эшли, ул — мәчеттә мөгаллим дә, балалар өчен айга бер тапкыр басылучы «Тәрбияле бала» газетасы җитәкчесе дә, балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен «Каләм нәшрияты» нәшер иткән күпсанлы китаплар һәм китапчыкларның авторы да. Әлеге китаплар арасында балалар өчен «Буягыч», «Ислам нигезләре», «Фатиха» сүрәсе тәфсире«, «Нәниләргә Ислам турында», «Иманның алты баганасы», «Исламның биш баганасы» китапларын балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып укыйлар. Әле күптән түгел аның олылар өчен «Һәр көнгә һәм һәркемгә файдалы вәгазь-нәсыйхәтләр» исемле яңа китабы дөнья күрде. Әлеге китап та үз укучысын тапсын, дигән теләктә калыйк.

Раилгә исә Ислам динебезне тарату, динебезгә чакыру эшендә уңышлар телик, алга таба да аңа яңадан-яңа проектларны тормышка ашырырга насыйп булсын!

Яңа язмалар белән беренчеләрдән булып танышасыгыз килсә — төрле платформадагы каналларыбызга рәхим итегез:

◾ Телеграмдагы канал: https://t.me/tatislam

◾ YouTube канал: https://www.youtube.com/channel/UCyoQBRnx-UU2gBPPFjU1hIw

◾ Безнең сайт: https://tatislam.com

📕 Бу мәгълүматны файдалы дип тапсагыз — үзегезгә кадерле булган кешеләр белән бүлешегез!