21 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Бер яктан кимчелеген күрсәң, икенче яктан яхшылыгын күр.

Җир өстендә хатасыз кеше юк, шуңа күрә динебез кешене башкаларның яман якларын түгел, бәлки яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәтә.

Әгәр кешегә аннан кер эзләү карашы белән карасаң, бик күп кимчелекләр табасың. Әгәр шул ук кешенең яхшы якларын күрергә теләсәң, аларын да күрергә була.

Пәйгамбәребез: “Мөэмин мөэминәне дошман күрмәс. Бер сыйфатын яман дип  күрсә, икенче ягын күреп риза була”. (Мөслим риваяте).

Кайвакыт, хәләл җәфетеңнең күзгә ташланган кимчелекләре күңелеңне төшерсә дә, аның булган якларын да күреп, күңелне күтәрергә кирәк. Кешенең яхшы якларын күреп, шуңа куана белү бөтен кешегә дә татымый.

Аллаһ Тәгалә әйтә:  “Хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Әгәр аларда бер нәрсәне ошатмасагыз, бәлки сез нәрсәнедер ошатмассыз, әмма Аллаһ аннан сезгә күп хәерлелекләр бирер” (“Хатыннар”, 19).

Кайбер кешеләр бөтен нәрсәдән кимчелек кенә күрәләр, тормышта җитмәгән нәрсәләр күп булса да, шатланырдай булганнары да җитә.

Фудайль ибн Гыйәд сөйләвенчә:
Имам-факыйһ Әбү Бәкер ибн әлЛүбәднең итәгатьсез хатыны була. Ул иренә теләсә нинди сүзләр әйтеп азалый торган була.

Беркөнне, ул аңа: Син зиначы”, – дип кычкыра. Имам: “Мин кем белән зина кылганмын икән? Сорагыз әле аннан”, – дип әйтә. Хатыны: “Хезмәтче хатын белән”, – дип әйтә.

Остазның шәкертләре аңа: “Бу хатыныңны аерып җибәр, хакын үзебез кайтарырбыз”, – диләр.
Имам: “Аны аерсам, икенче берәр мөселман аның белән интегер дип куркам. Бәлки аның явызылгы сәбәпле, Аллаһ мине тагын да зур бәладән саклар. Аннан соң мин аны әтисе сәбәпле дә саклап тордым. Өйләнгәндә ничә кешедән кызын сорадым, бирмәделәр. Ә ул кызын Аллаһ ризалыгы өчен миңа бирде. Ул миңа изгелек кылды, мин аңа кызын талак кылып түлимме?” – дип әйтә.

Кайвакыт, ул: “Һәр кешенең тормышында михнәте була, минем михнәтем ул инде”, – дип әйтә торган булган.

Ни сәбәпле хөрмәткә лаек булган галим ул кимсетүләргә сабыр иткән?

Бу урында имам өч ноктага игътибар бирә:

1.    Әгәр ул үзенә килгән сынаудан баш тартса, ул сынау кардәшенә килергә мөмкин. Иман иясе кардәшенә авырлык килүгә сәбәп түгел, киресенчә, аларны авырлыклардан сакларга тырышырга тиеш. Үзеңә теләгәнне кардәшеңә телә, үзеңә теләмәгәнне кардәшеңә теләмә…

2.   Кешегә килгән авырлыкларны нигъмәт буларак күрә белү. Бәлки, хатыны аша килгән сынауларга сабыр итүе белән, Аллаһ аны тагын да зур бәлаләрдән имин кылгандыр.

3.  Үзенә карата кылынган изгелеккә изгелек белән кайтару. Хатынның атасы кайчандыр аның соравына изгелек белән җавап биргән икән, ул да кардәшенә шуның белән кайтарырга тиеш. Күп ир һәм хатыннар бу нәрсәне онытып җибәрәләр. Гаилә тормышы үз эченә ир һәм хатынны гына түгел, бәлки башка туганнарның, хәтта кардәшләрнең дә хакларын ала.

Хәерле тормышлар сезгә.😊