Унсигезенче дәрес:  Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән.

Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, кайвакыт каршылыклар тумый тормый. Шайтан да, дошман, ерак йөрми. Хәләл булган, нигезендә нык утырган гаиләләрне ул күрәлмый. Чөнки, андый гаиләдә изге мохит урнаша, тәрбияле балалар үсә. Шуңа күрә, шайтан хәләл гаилә бинасының нигезен какшатып, аны җимерү өчен әллә нинди мәкерлекләргә бара. Ир белән хатында булган зәгыйфь ишекләрне табып, шулар аша өйгә үтә.

Динебез гаиләдә килеп чыккан низагларны хәл итү өчен нинди киңәшләр бирә?  Җил-давылларны тынычландыру юлларына күчкәнче, бер мөһим ноктага тукталып китәсем килә. Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди генә каршылыклар чыкмасын, аларны өй эчендә, ике арада хәл итәргә тырышырга кирәк. Чүпне өйдән тышка чыгару бер-береңнең дәрәҗәсенә тап төшерергә мөмкин. Бер мөселманның дәрәҗәсе икенче мөселман өчен хәрам булып тора.

Пәйгамбәребез:“Кыямәт көнендә Аллаһ каршында иң яман хәлдә булачак кеше:  хатынына үз серләрен ачып, хатыны аңа ачылып, соңыннан хатынының серләрен башкаларга таратучы”, – диде (Мөслим риваяте).

Гаиләдә килеп чыккан җил-давылларны ничек тынычландырырга? Берничә киңәш-нәсыйхәткә тукталып китик:

✅ Дөнья йорты сынаудан, адәм баласы хатадан имин булмас.

Аллаһ безгә  бу тормышны сынау өчен бирде, дөнья йорты сынаусыз, мәшәкатьсез булмый. Шул сынауларны үтеп, кеше үзенең ахыйрәт йортына кайта. Анда исә аңа һичбер борчу һәм мәшәкать булмас. Аллаһының сынаулары кешегә төрле яктан килә: мал-мөлкәттә, бала-оныкта, саулыкта, иманда… “Тәкъдирендә язылганны күрми, берәү дә гүргә керми” дигәннәр.

Сынау йортында кешеләр дә кимчелексез булмый. Әнәс ибн Мәлик тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның иң яхшылары үз хаталарын танып тәүбә итүчеләре”, – диде(хәсән дәрәҗәсендәге хәдис).

Бу дөньяда идеаль кешеләр булмаганын гаилә коручылар алдан белергә тиешләр. Бервакыт бер егет килеп: “Хәзрәт, сезгә күп кешеләр килә, берәрсенең кызы юк микән, өйләнәсе иде”, – диде. “Сиңа ниндирәк кыз кирәк соң?” – дип сорагач, ул тәмләп-тәмләп тезеп китте: “Кыз булсын, матур, озын булсын. Үзе дә, әти-әнисе дә динле, тәртипле булсыннар…”

Базовая комплектация ярамый яшьләргә, топовый кирәк. Мин елмаеп: “Андый кызлар бар ул, ләкин бу дөньяда түгел. Хур кызлары җәннәттә генә була”, – дидем. Чыннан да, яшьләр кайвакыт, үзләренә пар эзләгәндә бер кимчелексез фәрештәләрне эзлиләр.

Беренчедән, ул әле үзе фәрештә микән? Икенчедән, фәрештәләр өйләнмиләр һәм ирләргә-хатыннарга бүленмиләр.
Тормышта кешене ничек бар, шулай кабул итә алу – зур байлык.

Раббым безгә иң элек үз хаталарыбызны күреп, шуларны төзәтеп яшәүләрне насыйп итсен.😊