23 дәрес: Бер-береңне ярату.

Гаиләдә күпме генә сабырлык, бер-береңә юл кую мәсьәләләрен сөйләшсәк тә, бергә яшәүче, бер-берсенә фидакяр хезмәт итүче ир белән хатын иң элек бер-берсен яратырга тиешләр. Гаилә тормышына: “Әйдә, яшәп карыйк, булмаса аерылышырбыз”, – дип карау дөрес түгел. Соңгы вакытта: “Килешү төзик тә, барып чыкмаса бозарбыз”дип, гаилә тормышына сәүдә партнерлыгына гына караган кебек яшәүчеләр артып китте.

“Ир белән хатын арасында булган үзара мәхәббәт нинди булырга тиеш?” – дисәк: “Мөхәммәт пәйгамбәр белән Хәдичәнеке кебек булырга тиеш”, – дип әйтү, һичшиксез дөрес булыр. Чыннан да, сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе аның яраткан хатыны булды. Алар бергә 25 ел гомер иттеләр.

Хәдичә пәйгамбәребезгә ике ул, дүрт кыз бала тапты һәм никахының беренче көненнән башлап соңгы сулышына кадәр иренә таянычлы терәк булды. Аллаһының илчесе җаны сызланган вакытларда нәкъ аның янәшәсендә күңеленә тынычлык таба иде.

Өйләнешеп 15 ел торганнан соң аларга иң беренче авыр сынауны үтәргә туры килә.

Пәйгамбәр Хира тавында гыйбадәтен кылып утырганда, аның янына Җәбраил фәрештә төшә һәм: “Укы”, – дип әйтә. Фәрештә пәйгамбәребезне күкрәгенә кыса, аның хәтта тыны киселә.

Сөбханәллаһ, пәйгамбәребез ул затның кем икәнен дә, кайдан һәм ни өчен килгәнен дә белми… Аңа нәрсә кирәген аңламый. Бу аның тормышында иң авыр мизгелләрнең берсе була. Пәйгамбәребез йөгереп, калтранып өенә кайта һәм: “Мине каплагыз, төрегез, яшерегез”, – дип кычкыра.

Шулвакыт, Хәдичәсе аны тизрәк каплап, төреп куя. Аның бераз аңына килүен көткеп, аннан: “Нәрсә булды?”- дип сорый. Пәйгамбәребез аңа ниндидер серле зат белән очрашуын һәм үзе өчен бик нык курыкканын әйткәч, Хәдичә ислам тарихына мәңгелеккә кереп калган бөек сүзләрен әйтте:

“Юк! Аллаһ белән ант итеп әйтәм: Ул сине беркайчан да хәсрәткә салмас. Син бит туганлык җепләрен ныгытасың, сөйләгәндә гел дөресен әйтәсең, мескеннәргә ярдәм кулы сузасың, кунакка хөрмәт күрсәтәсең, авыр вакытта ярдәмгә киләсең”.

Пәйгамбәребез Хәдичәсен бик яратты, һәм ул чыннан да яратырлык хатын булды. Пәйгамбәр аңа ул исән булганда да җылы хисләрен яшермәде, аны җирләгәч тә, аңа булган мәхәббәтен башкаларга да сөйләп торды.

Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә: “Пәйгамбәребезнең хатыннарыннан Хәдичәгә кебек берсенә дә көнләшмәдем. Гәрчә аны күргәнем булмаса да. Ул аны гел искә ала иде. Еш кына сарык суйгач, аның бер өлешен кисеп, Хәдичәнең якыннарына җибәрде. Кайвакыт мин аңа: “Бу дөньяда Хәдичәдән башка хатын-кызлар юктыр инде”, – дип тә әйтә идем. Ул: “Хәдичәм шундый, шундый иде. Минем аннан балаларым булды”, – дип сөйли иде”, – диде (Бохари җыентыгыннан).

Пәйгамбәребез Гаишәнең яшьлеген аңлап, аңа сабыр иткән һәм: “Кешеләр мине “ялганчы” – дигәндә, Хәдичә миңа ышанды, кешеләр миннән йөзләрен чөергәндә, ул ярдәм итте. Башкаларның балаларыннан мәхрум булганда, миңа аннан балалар насыйб булды”, – дип әйтә торган булган.

Йә, Раббым, сөекле пәйгамбәребезгә иң авыр вакытларда терәк булган Хәдичә анабыздан разый бул.