Гаилә дәресләре

Унҗиденче дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү (дәвамы).

Аллаһы Тәгалә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием», – диде (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять). Киемнең вазыйфалары Әгъраф сүрәсенең 26 аятендә искә алына: “Әй, адәм балалары, сезгә оят урыннарыгызны каплау өчен һәм зиннәт буларак киемнәр бирдек. Әмма, диндарлык —  киемнәрнең иң күркәмедер. Болар Аллаһының аятьләре, бәлки уйланып гыйбрәт алырсыз”.

Дәвамын укырга

Уналтынчы дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү.

Динебез ир белән хатынга бер-берсенә кием булып яшәргә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием» (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять). Бер-береңә кием булып яшәүне төрле кеше төрлечә аңларга мөмкин. Кемдер: “Киемне киеп туздырасың да, чыгарып атасың, аннан базардан яңасын аласың”, – дип әйтергә...

Дәвамын укырга

Унбишенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте(ахыры).

9.  Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрам булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, – дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз  арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә...

Дәвамын укырга

Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте – җенси мөнәсәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле бер тәртибе, үз кагыйдәләре бар. Тиешле әдәп, изге ният, махсус догасы белән кылынган якынлык гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә...

Дәвамын укырга

Уникенче дәрес: Ир хаклары.

Җәннәт капкалары. Аллаһ безгә савап җыеп, җәннәт бакчаларына керү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Җәннәтләрнең башында киң капкалары тора. Һәр изгелекнең үз капкасы бар, кем кайсы изгелектә алга китсә, җәннәткә дә шунысыннан керә.

Дәвамын укырга

Беренче дәрес: Ялгыз кеше – явыз кеше.

Раббыбыз Үзенең хикмәте белән Җир өстендә булган күп дөньяларны парлы итеп яратты. Парлы күзләребез белән тирә-юньгә күз салсак, күпләрнең парлы булуын күрәсең. Эссенең салкыны, акның карасы, яманның яхшысы, кышның җәе, язның көзе, көннең төне, яшәешнең әҗәле, яшьлекнең картлыгы бар…

Дәвамын укырга

Икенче дәрес: Кешеләрнең иң изгеләре гаиләле булдылар.

Барча кешеләргә үрнәк булган пәйгамбәрләр гаиләле булып яшәделәр. Никадәр иманлы булсалар да, йөрәкләре бөтенләе белән Аллаһыга бирелсә дә, алар да гаилә хисләреннән имин булмадылар. Аллаһ алар турында Коръәндә әйтте: «Сиңа кадәр дә Без илчеләр җибәрдек һәм аларга хатыннар белән балалар бирдек». (Рагд-38).

Дәвамын укырга

Өченче дәрес: Өйдә кем хуҗа?

Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез, әгәр илдә төпле хуҗа булмаса нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да хуҗа ялга китсә, кайчак бөтенесе “рәхәткә” чыга. Шуңа күрә һәр...

Дәвамын укырга

Дүртенче дәрес: Ни өчен ир хуҗа?

Узган дәрестә ирнең хуҗа булуының ике сәбәбе бар, дидек. Бүген шуларга тукталырбыз. Беренче сәбәп: Аллаһыдан бирелгән дәрәҗә. “Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен”(“Хатыннар”, 34).

Дәвамын укырга

Бишенче дәрес: Ир вазыйфалары

Гаиләдә Аллаһы тарафыннан хатын-кызга бирелгән һәр хак-дәрәҗә, ир өстенә бурыч-вазыйфа булып ята һәм киресенчә, ирнең хакы хатынның бурычы булып тора. Ирнең вазыйфаларына кергәнче, бераз гына хатын-кызның дәрәҗәсенә тукталып китәсем килә.

Дәвамын укырга