20 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Гаепне иң элек үзеңнән эзлә.

Гадәттә, кешенең тормышында берәр мәшәкать килеп чыкса, ул гаепне башкадан эзләргә тотына. Нишләптер кешенең үзенең гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаепле? Хатын гаепле – дөрес эшләмәгән. Җитәкче гаепле – идарә итә белми. Гаишник гаепле – радар белән дөрес урынга басмаган. Җәяүле гаепле – юл аша дөрес чыкмаган, барысы да гаепле, ләкин МИН генә түгел. “Фәрештә валчыгы” ничек гаепле була алсын? Кешенең эчендә утырган нәфесе – “Мин”е һәрвакыт гаепне башкадан таптырып, үзен юатырга, тынычландырырга тырыша.

Ләкин, Раббыбыз Аллаһ – Гадел, һәм Ул безгә тынычланырга кушмый. Киресенчә, гаепне үзегездән эзләгез ди: “Сезгә килгән һәрбер бәла, үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегез өчен”.(“Киңәш”, 30 аять).

Кешенең өстенә килгән күп авырлыклар аның кайчандыр кылган гөнаһлары, ниндидер гаделсезлекләре сәбәпле килә. Аллаһы белән араңны төзәтсәң, Ул синең башкалар белән араңны төзәтер, – диләр.

Кешенең гаилә әһелләрендә – хатынында, ирендә, баласында күргән кимчелекләре, аның үз кимчелекләре булып чыга. Еш кына Раббым безгә кылган хаталарыбызны үзебезнең якыннарыбызда күрсәтә.

Бу хакта Фөдайль ибн Гыйяд бик хикмәтле итеп әйткән: “Кайвакыт, мин Аллаһ каршында берәр кимчелек кылсам, аның кайтавазын утырып йөргән атымның һәм хатынымның холкында табам”.

Шуңа күрә, Риза Фәхретдин: “Ирләр бозык булмасалар, хатыннар фәрештәләр кеби яхшы булырлар иде”, – дигән (“Нәсыйхәт” китабы. 1911 ел).

Гаилә кешенең кылган гамәлләренең көзгесе, шуңа күрә, кайтуыңа хатының уклау тотып каршы алса, балалар хәсрәт китерсә, сорауны иң элек аларга түгел, бәлки үзеңә: “Кайда, нәрсәне дөрес эшләмәдем микән?” – дигән сорауны бирергә кирәк.

Аллаһ кешенең кылган кимчелекләрен аның якыннары аша күрсәтеп, аңа дәрес бирә, тәрбияли, төзәлергә этәрә.

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Шулай итеп Аллаһ кылган эшләренең бер өлешен кешеләрнең үзләренә татыта, бәлки шулвакыт алар бозыклыктан изгелеккә кайтырлар” (“Рум”,  41 аять).

Йә, Раббым, Син йөрәкләрне бәйләүче. Никахлы ир һәм хатыннарның күңелләрен бәйләсәң иде. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрне насыйп итсәң иде.😊