24 дәрес: Бер-береңне ярату.

Хәләлеңне яратсаң, аның якыннарын да ярат.

Гадәттә, күңелең бер кешене якын итсә, ул кешегә булган хисләр аның якыннарына, аның белән бәйле затларга да күчә. Пәйгамбәрне яраткан аның гаиләсен, сәхәбәләрен ярата.

Риза Фәхретдин бу хакта “Ләйлә белән Мәҗнүн” дастаныннан кызык мисал китерә:

“Бервакыт, Мәҗнүн ризык сорап килгән бер этне күргәч, аны кадерләп күлмәгенең итәгеннән ашата. Кешеләрнең бу хәлгә аптырауларын күргәч, ул: “Ләйләм янына баргач, юлымда бу эт очраган иде, шулвакыттан ул күңелемә якын булып калды”, – ди.

Шуңа күрә бер дустын яраткан, аның гаиләсен, балаларын ярата. Хәләл җефетен яраткан, аның әти-әнисен, туганнарын якын итәргә тиешле. Егет белән кыз өйләнешеп, иренең хатынына: “Матурым сине яратам инде, ләкин туганнарыңны да яратырга кушма миңа”, – дип әйтүе гаделлек булмас. Яратырдай хатынны сиңа кемнәрнең үстереп биргәнен онытырга ярамый.

Шуңа күрә, шәригать кануннары буенча хатынның әти-әнисе иргә әти-әни, ирнең әти-әнисе хатын өчен әти-әни була.

Каенана һәм каенаталар үз ата-анаң кебек мәхрәм хөкемендә булырлар. Ата-ананы хөрмәт итү иң изге бурычларның берсе булып тора.

Сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе вафат булганнан соң, ул аның туганнарын якын итте, алар белән араны өзмәде, изгелек кылуын дәвам итте. Өйдә тәмле ризык пешсә, Хәдичәнең туганнарына илттерә иде.

Бервакыт, пәйгамбәребезнең өенә Хәдичәнең сеңлесе Һәлә килеп, өйгә керергә рөхсәт сорый. Пәйгамбәребез аның тавышында Хәдичәнең тавышын танып, иң элек сискәнеп китә, аннан соң: “Йә, Аллаһ, бу бит Һәлә”, – дип әйтә (Бохари риваяте).

Икенче бер вакытта, аларның өйләренә бер әби килә һәм пәйгамбәребезгә үзенең исемен әйткәч, пәйгамбәр аны хөрмәт белән кунак итә, хөрмәт  белән озата. Бу хәлне күреп, гаҗәпләнгән Гаишә: “Син бу әбигә ни өчен шулкадәр хәрмәт күрсәттең?” – дип сорый. Пәйгамбәребез: “Хәдичәм исән булганда ул аның янына килеп йөри иде”, – дип әйтә (Хәким, Бәйһәкый риваятьләре).

Кызганыч, ир белән хатынның бер-берсенең туганнарын читләштерүе, саннамаулары,  күп гаиләләрнең таркалуына китерә.

Гаилә төшенчәсенә ир белән хатын мөнәсәбәтләре генә түгел, бәлки башка кешеләрнең хаклары керә.

Раббым, Сезгә изге тормышлар бирсен