22 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Ир – хуҗа, хатын – кабырга.

Гаиләдә ир ир булып, хатын хатын булып калырга тиеш. Каршылыклар килеп чыкканда хатын иренә: “Ул хуҗа бит инде”, – дип юл куйсын. Ир дә: “Өйдә кем хуҗа?” дип өстәл сугарга гына түгел, бәлки хуҗалыгын кайгыртучы буларак хатынына да юл куярга өйрәнсен.
Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз кабыргадан яралган, синең өчен ул беркайчан да тураймас. Әгәр хатын-кызның рәхәтен күрәсең килсә, кәкрелегенә карамый гына күр. Аны турайтырга тотынсаң сындырырсың. Аны сындыруың талак кылуың”, – диде(Мөслим риваяте).

Әлбәттә хатын-кызның кабыргадан яралуы аның шундый кәкре зат икәнен күрсәтми. Пәйгамбәребез бу сүзе белән хатын-кызның үзенә генә хас психологиясен аңлатты.

Хатын-кыз беркайчан да дөньяга ир кебек карамыячак, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз дөньясы бар. Шуңа күрә ирләргә аларның да дөньяларын күрергә, аңлый белергә, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.

Хуҗаның юл куя белүе, кайбер хуҗалар уйлаганча, аның көчсезлек билгесе булып тормый.

Пәйгамбәребездән лаеклырак ир юк, ләкин ул еш кына Гаишәсенең яшьлеген аңлап, аның кайбер хәрәкәтләренә сабыр итә иде.

Бервакыт, хатыннарының берсе аңа күчтәнәч биреп җибәргәч, ишекне Гаишә ачты һәм көндәштән килгән ризыкны күреп аны атып бәрде. Әгәр бүген берәр хатын шулай эшләсә, ул исән калыр иде микән, белмим. Әмма, пәйгамбәребез сабыр гына әйберләрне җыеп: “Бүген әниегезнең кәефе юк әле”, – диде.

Әгәр Аллаһының сайлап алынган ахыр пәйгамбәре сабыр итеп, юл куйган икән, безнең кебек гөнаһлы, үзебездә дә кимчелек тулып яткан затларга кайвакыт сабыр итәргә, юл куярга ярыйдыр инде.

Шулай итеп, хатын иренә ул: хуҗа, дип, юл куйса, ир хатынына ул: “кабырга”,- дип куйсын.

Табигатьтә һава торышлары гел үзгәреп тора: кояшлы матур көннәр дә була, җил-давыллы, болытлы көннәре дә җитә. Әмма болытлы көннәр булмаса, кояшлы көннәрнең кадерен белмәс идек.

Шуның кебек, гаиләдә дә яратышкан вакытлар да күп була, бераз үпкәләшеп, әйткәлешеп тә алырга туры килә. Кайберәүләр үпкәләшеп, әйткәләшеп кенә калмыйча, бераз төрткәләшеп тә алалар. Анысы мөселман гаиләсенә килешми инде. Пәйгамбәр хатын-кызга кул күтәрмәде.

Шулай да, бераз җилләп, давыллап алганнан соң, бергәләшеп утырып чәй эчүләре,  дуслашулары шулкадәр күңелледер.

Чәйләрегез тәмле булсын.