26 дәрес: Пәйгамбәрнең Гаишәсен яратуы.

Пәйгамбәребез хәерле-идеаль ирнең үрнәге булды. Ул үзенең гаиләсен бик яратты, әгәр аерылып торырга туры килсә аларны сагына иде. Гаилә әһелләренең күңелләрен күтәреп, алар белән шаяра, уйный, көлә иде.

Пәйгамбәрнең Гаишәсенә булган хисләрен дә бөтен кеше белеп торды. Гамр ибн Гас исемле кеше аннан: “Синең иң яраткан кешең кем?” – дип сорагач, ул: “Гаишә”, – дип җавап бирде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Пәйгамбәребез еш кына бит-кулларын Гаишә белән бер савыттан юа торган булган. Бервакыт, ул Гаишәдән алда җитешим, – дип тизрәк кулы белән суны үзенә алырга керешкәч, Гаишә: “Миңа да калдыр инде, миңа да калдыр инде”, – дип ашыгып-ашыгып суны үзенә тарта башлый.

Бервакыт, сәфәр кылган вакытта пәйгамбәребез Гаишәгә: “Әйдә, узышабыз”, – ди. Алар йөгереп узышырга тотыналар һәм Гаишә аны узып китә. Вакытлар узгач, алар тагын көч сынашып карыйлар. Анысында пәйгамбәребез Гаишәне артта калдыра һәм елмаеп: “Бу сиңа теге вакыттагысы өчен”, – дип әйтә.

Кайвакыт, Гаишә яшьлеге белән пәйгамбәребезгә әллә нинди озын-озын хикәяләр сөйләгән, пәйгамбәребез сабыр итеп аны тыңлап утыра торган булган. Бер караганда, ислам өммәтен тәрбия кылу, иманлы җәмгыять төзү эшләре күпкә мөһимрәк. Ләкин, юк, пәйгамбәребез үзенең көннәрен дөрес итеп бүлә белгән. Шуңа күрә һәр нәрсәгә җитешкән.

Гомумән, яныңдагы хатыныңны, апа-сеңлеңне, кызыңны ярату, ихтирам итү өчен кешедә хатын-кыз затына карата хөрмәт булырга тиеш. Әгәр ир хатын-кыз затына үзеннән түбән, икенче сортлы зат итеп караса, аңа өендә дә хатынын хөрмәт иттерү, яраттыру мөмкин түгел.

Пәйгамбәребез безне әлеге затларны Аллаһының бер нигъмәте итеп кабул итәргә чакырды һәм: “Дөнья тормышы – вакытлыча бирелгән нигъмәттер, шул нигъмәтләрнең дә иң хәерлесе – изге хатын”, – диде (Мөслим риваяте).

Икенче хәдисендә ул: “Миңа бу дөньядан күңелем өчен сөекле булган нәрсәләр: хатын-кызлар һәм ислемай”, – диде (Тирмизи риваяте).

Сөекле пәйгамбәребез хатын-кыз затын беркайчан да кимсетмәде, киресенчә, аларның җәмгыятьтә хакларын күтәрде.

Хатын-кызның физик яктан көчсезрәк булуы белән файдаланып, аларны нахакка кимсетүдән ирләрне каты кисәттте һәм: “Йә, Аллаһ, шаһит бул, кешеләрне: “Ике төрле көчсез кешеләрнең хакларына кермәгез!” – дип, каты итеп кисәтәм: ятимнәр һәм хатын-кызлар”, – диде(Ибн Мәҗәһ риваяте).

Йә, Раббым, ирләргә хатыннарын, хатыннарга ирләрен хөрмәт итеп, яратышып яшәүләрне насыйп әйлә