25 дәрес:  “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”.

Сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе белән бергә кичергән тормышларыннан изге дәресләр алуыбызны дәвам итәбез.

Хәдичә 25 ел иренә изгелек кылды, аның өчен һинәрсәсен кызганмады. Хәдичә сөекле пәйгамбәребезгә беркайчан тавышын күтәрмәде, каршы бер сүз әйтмәде.

Пәйгамбәребезнең күңеле төшеп, канатлары каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен сүзен дә, җаен да таба белде. Әлбәттә, Аллаһ каршында берәүнең изгелеге дә югалмас.

Аллаһы Тәгалә: “Без изгелек кылучының әҗерен киметмибез”, – диде (“Кәһәф”, 30).

Хәдичә анабызның да изгелекләре нәтиҗәсез калмады.  Көннәрдән бер көнне, аңа Аллаһыдан зур сөенеч белән җир өстенә Җәбраиль фәрештә иңде.

Пәйгамбәребез тау куышында Җәбраиль фәрештәдән Коръән дәресләре алганда, аның янына Хәдичә килә. Җәбраиль аны алдан күреп: “Синең яныңа Хәдичә килә, ул сиңа савыт белән ризыкмы, сумы алып килә. Килгәч аңа Раббысыннан һәм миннән сәлам тапшыр. Аны җәннәттә көткән йорт белән сөендер. Ул йортта һичбер борчу һәм тавыш булмас”, – дип әйтә. (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Сөбханәллаһ, Аллаһының илчесенә, хәләл иренә күрсәткән хезмәте өчен Аллаһ Хәдичәгә җәннәт бакчасында йорт әзерләгән.

Әлбәттә, оҗмаһ йортының өстенлекләре күптер, әмма ни сәбәпле Җәбраиль аның ике сыйфатын искә алды: анда һичбер борчу һәм тавыш булмас. Чөнки, Хәдичәнең өендә пәйгамбәребезгә борчу китергәне, тавыш чыгарганы булмады.  Шуңа күрә җәннәттәге йорты да шундый булды.

Раббым, ирләренә тугры хезмәт күрсәтүче ханымнарыбызны җәннәт йортлары белән бүләкләсә иде