ТатИслам

“Тән чирләре авырулардан була, калеб чирләре – гөнаһлардан. Шуңа күрә, тән чирләгән вакытта ашауда ләззәт татый алмаган кебек, калеб тә, гөнаһларга баткач, гыйбадәт кылуда ләззәт таба алмыйдыр”. (Яхъя ибне Мөгаз)

Дәвамын укырга

📌 Фудайл бин Гыяд әйтә: ” Мөэмин мөселман әз сөйли күп эшли, ә монафикъ (ике йөзле) кеше күп сөйли әз эшли.” 📚 Шөгәб әл-Иман Байхакый җыентыгыннан.

Дәвамын укырга

📌 Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Фәкыйрьлектән, матди һәм рухи мохтаҗлыктан, кеше каршында хур булу вә мәсхәрәгә калудан, кешеләрне җәберләүдән (притеснять) вә башкалар тарафыннан җәберләнүдән Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз (саклавын сорагыз)”, – диде. 📚(Имам Нәсәәий риваяте, сахих хәдис). “Мохтаҗлык, кеше җәберләү һәм башкалар тарафыннан җәберләнү адәм...

Дәвамын укырга

📌 Аллаһ Раббыбызның яраткан колларыннан буласың килсә: Изге эшләр эшлә. “Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата” (“Бәкара” сүрәсе, 195 нче аять). Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил. “Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр” (“Бәкара” сүрәсе, 222 нче аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) сөннәтенә ияреп, аны...

Дәвамын укырга

📌 Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) әйткән: “Аллаһ белән ант итәм: мин сезнең өчен фәкыйрьлектән курыкмыйм. Әмма, сезгә кадәр булган кавемнәргә ачылган кебек, сезнең өчен дә бу дөнья ачылып, сез аның артыннан кууда бер-берегез белән узыша башларсыз, һәм шушы вакытлыча гына булган дөньяга...

Дәвамын укырга

📌Бәхетле яшисең килсә, гөнаһлы гамәлләрдән тыел! “Cезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез эшләп алган гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шулай булса да, Аллаһ гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер”. 📚 “Шура” сүрәсе, 30 аят. 📝Аллаһ Тагәлә хәбәр итә безгә, безгә килгән кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшакәтьләр , начар авыртулар, барысы да үзебезнең гөнаһларыбыз...

Дәвамын укырга

🔗🔗🔗 “Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык (изге гамәл) кылган булса, аның әҗерен күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер”. 📚 “Зүлзиләт” сурәсе: 7-8 нче аятьләр. 📝 Коръәни Кәримдә язылган әлеге кагыйдә барлык гамәлләргә дә кагыла: изге гамәлме ул, начармы,...

Дәвамын укырга

Җомга көннең сөннәтләре: 1) Җомга гөселе коену. 2) Иң яхшы киемеңне киеп җомга намазына бару. 3) Хушбуй куллану (парфюм, миск) Җомга намазына барыр алдыннан. 4) Җомга намазына иртә бару. 5) Кәхф сүрәсен укып чыгу. 6) Пәйгамбәребезгәصلى الله عليه وسلم күбрәк салават әйтү. 7) Дога кылу...

Дәвамын укырга

📌📌📌 Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһсыз кеше мисалындадыр”, – диде. 📚(Ибн Мәдҗәх риваяте) “Бу хәдис шәрифтән нинди генә гөнаһ, хәтта көферлек булса да, ихлас кылынган тәүбә сәбәпле бетәчәге аңлашыла. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әгәр тәүбә кылып, намазларын үтәсәләр һәм зәкятләрен бирсәләр, алар...

Дәвамын укырга

Әниеңне ихтирам ит!

📌📌📌 Бервакыт бер кеше, пайгамбәребез (салләллаһу галәйһи үәссәләм) янына килеп, аңа сорау бирде: – Кешеләрнең кайсысы үзенә карата иң күркәм мөгамәлә күрсәтелүгә лаеклы? – Әниең, – дип җавап бирде пәйгамбәребез. (салләллаһу галәйһи үәссәләм) – Аннан соң кем? – Әниең.

Дәвамын укырга