📌

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Фәкыйрьлектән, матди һәм рухи мохтаҗлыктан, кеше каршында хур булу вә мәсхәрәгә калудан, кешеләрне җәберләүдән (притеснять) вә башкалар тарафыннан җәберләнүдән Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз (саклавын сорагыз)”, – диде.

📚(Имам Нәсәәий риваяте, сахих хәдис).

“Мохтаҗлык, кеше җәберләү һәм башкалар тарафыннан җәберләнү адәм баласы өчен михнәтле нәрсәләр булганлыктан, Аллаһ илчесе болардан Аллаһка сыенырга боерган.

Мәктәп-мәдрәсәләр, фәкыйрьләрне тәрбияләү, гыйлем тарату, мәдәни вә иҗтимагый хәлләрне төзәтү, дин һәм милләтне саклый алу – һәрберсе байлыкка килеп терәлә. Бу көндә бай булмаган милләт бай булган милләтләргә хезмәт итәргә вә шуның аяклары астында изелергә хөкем ителгән.

Фәкыйрьлек вә мохтаҗлыктан сыену, кул күтәреп дога кылып утырудан бигрәк, мал табу сәбәпләренә керешү вә тырышудан гыйбарәт. Сәбәпләренә керешмичә,  намазлык өстендә дога кылып утырудан гына күп хикмәт чыкмас. Сәбәпләренә керешкән вә маңгай тирләрен агызып йөргәннән соң, намазлык өстендә утырып, Аллаһтан сорау бик яхшы вә бик файдалы булыр. Мал табылу белән генә эш бетми, бәлки аның бәрәкәтле вә файдалы булуы да тиешле. Менә дога кылу шуның өчен бик кирәк”.

🎓Риза Фәхретдин.“Җәвамигулькәлим шәрехе”, 123 хәдис. 1916 ел.

Йә, Раббым, безне фәкыйрьлектән һәм хурлыктан сакла. Кеше җәберләүдән һәм кешеләрнең җәберләүләреннән имин кыл.