📌 Аллаһ Раббыбызның яраткан колларыннан буласың килсә:

⃣ Изге эшләр эшлә.
“Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата” (“Бәкара” сүрәсе, 195 нче аять).

⃣ Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил.
“Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр” (“Бәкара” сүрәсе, 222 нче аять).

⃣Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк буларак танып яшә.
“Ий, Мөхәммәд, син аларга әйт: «Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаһ та сезне яратыр” .(“Әл-Гыймран” сүрәсе, 31 нче аять).

⃣ Бөтен эшләреңдә дә Аллаһка тәвәккәл бул.
“Аллаһ Үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”. (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 159 нчы аять).

⃣ Гадел бул .
“ Аллаһ гадел булучыларны яратадыр”. (“Мәидә” сүрәсе, 42 нче аять).

⃣ Тәкъва бул (ягъни Аллаһның әмерләренә буйсынып, тыелган эшләрдән ерак тор).
“Аллаһ тәкъва булучыларны яратадыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 7 нче аять).

🕌Раббыбыз Аллаһ, Үзенең шушы аятьләрен тормышыбызда кулланып, Аның яраткан мөселманнарыннан булырга насыйп әйләсә иде!