📌📌📌

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһсыз кеше мисалындадыр”, – диде.

📚(Ибн Мәдҗәх риваяте)

“Бу хәдис шәрифтән нинди генә гөнаһ, хәтта көферлек булса да, ихлас кылынган тәүбә сәбәпле бетәчәге аңлашыла. Аллаһы Тәгалә әйтә:

“Әгәр тәүбә кылып, намазларын үтәсәләр һәм зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер”.

“Бозык эшләрне эшләүчеләр, соңыннан тәүбә итеп иман китерсәләр, әлбәттә, синең Раббың моннан соң ярлыкаучы һәм рәхимледер”.
Тәүбә кылу һәрбер мөселман вә һәрбер инсан(кеше) өчен гомуми фарыздыр”.

🎓Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 114 хәдис.

Раббым, безгә гөнаһ-хаталарыбыздан ихлас тәүбәләр белән арынырга насыйп ит.