Әниеңне ихтирам ит!

📌📌📌
Бервакыт бер кеше, пайгамбәребез (салләллаһу галәйһи үәссәләм) янына килеп, аңа сорау бирде:
– Кешеләрнең кайсысы үзенә карата иң күркәм мөгамәлә күрсәтелүгә лаеклы?
– Әниең, – дип җавап бирде пәйгамбәребез. (салләллаһу галәйһи үәссәләм)
– Аннан соң кем?
– Әниең.
– Ә аннары кем?
– Әниең, – дип җавап бирде пәйгамбәребез. (салләллаһу галәйһи үәссәләм)
– Ә аннан соң кем? – дип, бу кеше бер үк соравын дүртенче тапкыр кабатлады.
– Әтиең, – дип җаваплады пәйгамбәребез. (салләллаһу галәйһи үәссәләм)

📕Мөслим риваяте (6500)

📝Бу хәдистән Ислам динендә әни кешенең нинди зур хөрмәткә ия булуы күренә. Пәйгамбәребез, (салләллаһу галәйһи үәссәләм) өч тапкыр кабатлап, әниләрнең дәрәҗәсе бик зур булуын әйтә.
Кызганыч, бүгенге көндә күпләребез бу васыяттән ерагайдык. Дусларыбызга, күршеләребезә матур һәм йомшак мөнәсәбәт күрсәтәбез. Ә әниләребез белән һаман да коры һәм ямьсез мөгәмәләдә . Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи үәссәләм) әлеге насыйхәте белән вәгазьләнеп, әниләребезгә иң яхшы, иң күркәм, иң мөләем мөнәсәбәт кылып яшәргә насыйп булсын.