🔗🔗🔗
“Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык (изге гамәл) кылган булса, аның әҗерен күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер”.

📚 “Зүлзиләт” сурәсе: 7-8 нче аятьләр.

📝
Коръәни Кәримдә язылган әлеге кагыйдә барлык гамәлләргә дә кагыла: изге гамәлме ул, начармы, гөнаһмы. Аллаһ Раббыбыз безне изге гамәл кылу мөмкинлеген бервакытта да кулдан ычкындырмаска өнди. Кеше аның нәтиҗәсен барыбер күрәчәк. Бу кечкенә яки зур гамәл булырга мөмкин. Шуңа да изгелекнең тырнак очы кадәр генә булып тоелганына да: “Әй, моның өчен әҗер-савап күп булмас”, – дип карарга ярамый. Кем белә, Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә керү өчен, бәлки нәкъ менә шул кечкенә генә эшебез җитми калыр.
Әлбәттә, гөнаһлы, начар, бозык гамәлләрнең барысыннан да сакланырга кирәк. Бу аять безне “кечкенә бозыклык, гөнаһлы гамәл, моның өчен генә җәза булмас әле”, дигән уйдан тыя. Тузан бөртеге хәтле генә начар гамәл өчен дә җавап бирәсе булуын исебездән чыгармаска чакыра.