📌Бәхетле яшисең килсә, гөнаһлы гамәлләрдән тыел!

“Cезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез эшләп алган гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шулай булса да, Аллаһ гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер”.

📚 “Шура” сүрәсе, 30 аят.

📝Аллаһ Тагәлә хәбәр итә безгә, безгә килгән кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшакәтьләр , начар авыртулар, барысы да үзебезнең гөнаһларыбыз аркасында. Тормышыбызны яхшы якка үзгәртәсе һәм бәхетле тормыш итәсе килсә, гөнаһлы гамәлләр кылудан туктарга кирәк.
Күпләр: “Нигә шулай начар яшибез, гел борчу-мәшәкать?” – дип зарлана. Көн дәвамында Аллаһ риза булмаган хәрам эшләр эшләве турында уйланмаса да, бәхетле имин тормышка өмет итә.