Архив: Гаилә дәресләре

  • 0

Уналтынчы дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү.

Динебез ир белән хатынга бер-берсенә кием булып яшәргә өйрәтә.

Аллаһ Тәгалә әйтә:
«Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием» (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять).

Бер-береңә кием булып яшәүне төрле кеше төрлечә аңларга мөмкин. Кемдер: “Киемне киеп туздырасың да, чыгарып атасың, аннан базардан яңасын аласың”, — дип әйтергә мөмкин. Әлбәттә, кием төшенчәсен тән өстендә ятучы чүпрәк кенә дип аңлау дөрес булмас.

«Тулырак»

  • 0

Унбишенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте(ахыры).

9.  Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрам булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз  арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә килегез. Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнеүчеләрне сөя”, — диде (“Бәкара”, 222).

«Тулырак»


  • 0

Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте – җенси мөнәсәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле бер тәртибе, үз кагыйдәләре бар.

Тиешле әдәп, изге ният, махсус догасы белән кылынган якынлык гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә сәдака”, — диде. Кешеләр: “Аллаһының илчесе, шәһвәтебезне канәгатьләндереп тә әҗер-савап алабыз мени?” – дип сорадылар. Пәйгамбәр: “Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрам юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай ук, хәләл юлда кулланса, әҗер-савап алыр”, — диде (Мөслим риваяте).

Хәләл җефетләрнең якынлык кылулары сәламәтлеккә файда бирә, күзләрне төшерергә (читләргә карамаска), гыйффәтлелекне сакларга ярдәм итә, шәһвәт утларын сүндерә, күңелләрне күтәрә, мәхәббәтне арттыра, кешегә ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Бу дөньягыздан минем өчен иң яратканым: хатын-кызлар һәм исле май булды”, — диде (Имам Әхмәт, ән-Нәсәи риваяте).

Якынлык кылу әдәпләре:

✅  Изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аңлашылганча, ир белән хатынның бер-берсен яратулары, җенси мәнәсәбәтләре изге эш санала, шуңа күрә икесенең дә ниятләре зинадан саклану булса, фәрештәләр савап яза.

✅  Җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигезләнсен, тизрәк шәһватеңне сүндерү генә булмасын. Шуңа күрә пәйгамбәребез якынлык кылганда бер-береңне назлау, уйнау, үбешү кебек бер-береңне уята, шәһвәтне күтәрә торган нәрсәләргә чакырды.

✅  Җенси мөнәсәбәт алдыннан махсус доганы уку сөннәт булып тора: Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда “Бисмилләһи, Әллааһүмма җәннибнә-ш-шәйтаанә вә җәнниби-ш-шәйтаанә мәә разәкътәнә”, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас”, — диде (Бохари риваяте).
Доганың тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла”.

✅  Җенси мөнәсәбәтне алдан да, арттан да кылырга мөмкин, ләкин хатын-кызның җенси әгъзасына гына.

Җәбир ибн Габдуллаһ әйтә: “Яһүтләр: “Ир хатынына арттан килсә, аның баласы кылый күзле була”, — диделәр, шулвакыт, Аллаһ Коръәндә аять иңдерде: “Хатыннарыгыз сезнең өчен чәчүлек, чәчүлеккә кайдан теләсәгез, шуннан килегез” (Бәкара, 223). Пәйгамбәребез: “Алдан да, арттан да, ләкин җенси әгъзага гына”, — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

✅  Хатын-кызның арткы юлыннан якынлык кылу катгый рәвештә тыела, хәрам санала.

Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз белән арткы юлдан кушылган иргә Аллаһының каргышы төшә”, — диде (Ибн Гадий риваяте).

✅  Ир кеше бер мәртәбә җенси мөнәсәбәт кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, аның өчен тәһарәт алу киңәш ителә.

Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, арасында тәһарәт алсын, бу аңа көч өстәр”, — диде (Мөслим риваяте).

✅  Якынлык кылу ир белән хатынның госелен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) мәҗбүри була. Андый кеше җөнеб дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабын тоту, аятьләрне уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.

Ир белән хатын-кызга бер-берсенең гаүрәт урыннарын күрү дә, бергә госел алу да тыелмый.

✅  Госел алырга тиешле кешегә госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Ләкин, аңа йоклар алдыннан тәһарәт алу киңәш ителә.

Гомәр ибн Хаттаб пәйгамбәребездән: “Кешегә җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы?” — дип соргач, ул: “Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).

Дәвамы киләсе дәрестә…

Йә, Раббым, хатын-кызларга хәерле хатыннар, ирләргә хәерле ирләр булырга насыйп әйлә.


  • 0

Уникенче дәрес: Ир хаклары.

Җәннәт капкалары.

Аллаһ безгә савап җыеп, җәннәт бакчаларына керү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Җәннәтләрнең башында киң капкалары тора. Һәр изгелекнең үз капкасы бар, кем кайсы изгелектә алга китсә, җәннәткә дә шунысыннан керә.

«Тулырак»

  • 0

Беренче дәрес: Ялгыз кеше – явыз кеше.

Раббыбыз Үзенең хикмәте белән Җир өстендә булган күп дөньяларны парлы итеп яратты. Парлы күзләребез белән тирә-юньгә күз салсак, күпләрнең парлы булуын күрәсең. Эссенең салкыны, акның карасы, яманның яхшысы, кышның җәе, язның көзе, көннең төне, яшәешнең әҗәле, яшьлекнең картлыгы бар…

«Тулырак»


  • 0

Икенче дәрес: Кешеләрнең иң изгеләре гаиләле булдылар.


Барча кешеләргә үрнәк булган пәйгамбәрләр гаиләле булып яшәделәр. Никадәр иманлы булсалар да, йөрәкләре бөтенләе белән Аллаһыга бирелсә дә, алар да гаилә хисләреннән имин булмадылар.
Аллаһ алар турында Коръәндә әйтте:
«Сиңа кадәр дә Без илчеләр җибәрдек һәм аларга хатыннар белән балалар бирдек». (Рагд-38).

«Тулырак»


  • 0

Өченче дәрес: Өйдә кем хуҗа?

Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез, әгәр илдә төпле хуҗа булмаса нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да хуҗа ялга китсә, кайчак бөтенесе “рәхәткә” чыга. Шуңа күрә һәр җирдә хуҗа булырга, һәм ул бер булырга тиеш. Әгәр җир һәм күкләрдә хуҗалар күп булса, яшәеш бүгенге көнгә ирешә алмас иде. Борыңгы грек фәлсәфәсе иләһләр күп дисә дә, аларның үзләрендә үк шул ялган иләһләре һәрвакыт бер-берсе белән сугышалар. Шуңа күрә Аллаһ – Бер, күкнең дә, җирнең дә хуҗасы Ул.

«Тулырак»


  • 0

Дүртенче дәрес: Ни өчен ир хуҗа?

Узган дәрестә ирнең хуҗа булуының ике сәбәбе бар, дидек. Бүген шуларга тукталырбыз.

Беренче сәбәп: Аллаһыдан бирелгән дәрәҗә.

“Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен”(“Хатыннар”, 34).

«Тулырак»

  • 0

Бишенче дәрес: Ир вазыйфалары


Гаиләдә Аллаһы тарафыннан хатын-кызга бирелгән һәр хак-дәрәҗә, ир өстенә бурыч-вазыйфа булып ята һәм киресенчә, ирнең хакы хатынның бурычы булып тора. Ирнең вазыйфаларына кергәнче, бераз гына хатын-кызның дәрәҗәсенә тукталып китәсем килә.

«Тулырак»


  • 0

Алтынчы дәрес: Ир вазыйфалары(2)

Дин буенча гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы булып тора. Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазыйфалар өчен иң элек ирдән сораячак.

Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп: “Әй, Аллаһының илчесе, хатыннарыбызның өстебездә нинди хаклары бар?” – дип сорады. Пәйгамбәр аңа: “Үзең ашаганда аны ашат, үзең киенгәндә аны киендер. Беркайчан да йөзенә кулыңны күтәрмә. Аның өчен яман дога кылма, калдырсаң да(тәрбия йөзеннән аралашмый тору) өй эчендә генә калдыр”, — диде (Әбү Даут риваяте).

«Тулырак»

Яндекс.Метрика