Унҗиденче дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү (дәвамы).

Аллаһы Тәгалә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием», – диде (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять).

Киемнең вазыйфалары Әгъраф сүрәсенең 26 аятендә искә алына: “Әй, адәм балалары, сезгә оят урыннарыгызны каплау өчен һәм зиннәт буларак киемнәр бирдек. Әмма, диндарлык —  киемнәрнең иң күркәмедер. Болар Аллаһының аятьләре, бәлки уйланып гыйбрәт алырсыз”.

✅ Кием – зиннәт.
Аллаһы Тәгалә киемнең бер вазыйфасы хакында: “… һәм зиннәт буларак”, – диде.

Чыннан да матур кием кешене башкалар каршында зиннәтләргә дә, әллә нинди матур кешене ямьсезләп күрсәтергә дә мөмкин. Ир белән хатын бер-берсенә кием булып, бер-берсен зиннәтләргә тиешләр: башкалар каршында, үз күзендә, бер-берсе каршында.

🌸 Башкалар каршында: әгәр хатын туганнары каршында ире турында яхшы сүзләр сөйләсә, аның булган якларын гына әйтсә, ул ир алар каршында күркәм кешегә әверелә. Мәсәлән, әгәр киявен яратып бетермәүче әнисе каршында хатын ирен мактап торса, кияү аның каршында башка рәвештә күренә башлый.  Ир дә үзенең хатыны, пешергән ризыгы турында матур сүзләр генә әйтсә, бу аның хатынын зиннәтләп күрсәтә.

Әгәр пәйгамбәребез хатыны Хәдичә турында шундый күркәм мактау сүзләре әйтмәсә, аны яратуын сөйләмәсә, без Хәдичәнең ул кадәр изге хатын булуын кайдан белер идек? Пәйгамбәребез аны искә алып: “Кешеләр мине “ялганчы” – дигәндә, Хәдичә миңа ышанды, кешеләр миннән йөзләрен чөергәндә, ул ярдәм итте. Башкаларның балаларыннан мәхрум булганда, миңа аннан балалар насыйб булды”, – дип әйтә торган булган.

Хатыны Гайшәгә килгәндә дә, пәйгамбәребездән: “Синең өчен иң сөекле кешеләр кем?” – дип сорагач, ул: “Гайшә”, – диде. Кешеләр: “Ирләрдән кем?” – дип сорадылар, ул: “Әтисе”, – диде. Әлбәттә, бу сүзләр Әбүбәкерне һәм аның кызы Гайшәне бөтен өммәт каршында зиннәтли, Аллаһ алардан риза булсын.

🌸 Үз күзендә: шайтан тик тормый, ул һәрвакыт ир белән хатын арасын бозарга, араларын суытырга тырыша. Күзгә бер-береңнең кимчелекләрен күрсәтә. Әгәр шайтан хәләл җефетеңне күзеңә яман сүрәттә күрсәтергә тотынса, аның матур якларын күреп, аны зиннәтли белергә өйрән.

Пәйгамбәребез: “Әгәр иманлы ир иманлы хатынында бер ягын ошатмаса, икенче ягын күреп риза булыр”, – диде (Мөслим риваяте).

Кешедән кимчелек эзли башласаң, күпне табарсың, күңелең төшәр. Булган якларын эзләсәң, алары да аз булмас, күңелең күтәрелер.

🌸 Бер-берсе каршында: ирләр күз белән, хатыннар колак белән ярата, – диләр. Бу чыннан да шулай. Шуңа күрә, мөселман хатыны үзенең ире каршында булган тышкы кыяфәтенә аеруча игътибар бирергә тиеш. Пәйгамбәребез ирләргә сәфәрдән хатыннарына алдан кисәтмичә, көтмәгәндә, төн уртасында кайтып кермәскә киңәш итте. Бәлки хатыны ирен каршы алырга бизәнеп, матурланып куярга өлгермәгәндер. Хатынын сагынган ир әллә нинди хыяллар белән кайтып ишеген шакыр, каршысына чәче-башы тузган, күзе тонган хатыны  чыгып бөтен кәефләрен бетерер…

Ә хатын-кызлар колак белән яраталар, аларны күбрәк матур сүзләр белән сөендерергә, тәмле тел белән зиннәтләргә кирәк. Шәригатьтә ялган хәрам саналса да, бу урында динебез бераз алдаштырырга да рөхсәт итте.

Пәйгамбәребез: “Өч хәләттән башка вакытларда ялган хәрам булып тора: “Ир хатынын ризалаштырырга тырышып сөйләгәндә(хатыны иренә сөйләгәндә), сугыш вакытында һәм ике дусның арасын төзәткәндә”, – диде.

Мәсәлән, ире хатынына карый да: “Бу дөньяда синнән дә матур хатын юк”, – дип әйтә. Бәлки, хатыны дөньяның иң чибәре дә түгелдер. Яки: “Җир йөзендә бәлешне синнән дә тәмле итеп пешерүче кеше юктыр”, – дип әйтә.

Ирләреннән җылы сүз ишетми тилмерүче кайбер хатын-кызлар ирләре бераз алдашсалар да сөенерләр иде. Ире кайтуга тәмле табыннарын әзерләп торган бер хатын: “Ничек тәмле булганмы?” – дип сораган да, ире: “Дөресен әйтимме, әллә бераз алдыйммы?” – дип сораган. Хатыны: “Алда инде, ярый бит”, – дип җавап кайтарган.

Ләкин, ир белән хатынның алдашуы бер-берсенең хакына керү, үз бурычларыннын качу кебек нәрсәдә булса, бу хәрам.

Раббым, ирләргә хатыннарын, хатыннарына ирләрен зиннәтләп, бер-берсенә кием булып яшәүләрне насыйп итсен.