Бишенче дәрес: Ир вазыйфалары


Гаиләдә Аллаһы тарафыннан хатын-кызга бирелгән һәр хак-дәрәҗә, ир өстенә бурыч-вазыйфа булып ята һәм киресенчә, ирнең хакы хатынның бурычы булып тора. Ирнең вазыйфаларына кергәнче, бераз гына хатын-кызның дәрәҗәсенә тукталып китәсем килә.

Ислам күзлегеннән караганда, хатын-кыз ир өчен дөнья һәм ахыйрәт нигъмәтләренең берсе булып тора. Җәннәт бакчаларын тасвирлаучы аять һәм хәдисләргә карасак, әлеге нәфис затлар хәтта җәннәт бакчалырының да бер зиннәте булачаклар.

Пәйгамбәребез: “Дөнья – вакытлыча куллану өчен бирелгән бер нигъмәттер, шул нигъмәтләрнең дә иң хәерлесе –  изге хатын-кыз”, – диде (Мөслим риваяте).

Әгәр өеңә бер хезмәтче хатын-кызны ялласаң, ул өйләреңне җыештыра, киемнәреңне юа, ашарыңа пешерә, балаларыңны тәрбияли… Аның бу хезмәтләренә күпме түләр идең? Һәркайсы үз эшен сәгатьләр белән саный. Ә бит күпчелек хатын-кызларыбыз еллар буе шушы һәм башка вазыйфаларны башкаралар, өстәвенә синең зарлануыңны да тыңлыйлар, авырсаң сабыйны көйләгән кебек карыйлар, күңелеңне дә күрәләр. Соңгы вакытларда, ирләрен  ашатып, киендереп торучы хатын-кызлар артып бара.

Пәйгамбәребез: “Дүрт нәрсә бәхеткә илтә: изге хатын, киң торак, изге күрше, яхшы ат. Дүрт нәрсә хәсрәт булып тора: яман хатын, яман күрше, начар ат һәм кысырыңкы йорт”, – диде (Ибн Хиббән, Хәким, Табәрани).

Хәдистән аңлашылганча, ирне бәхетле итүче дә хатын, хәсрәткә салучы да хатындыр. Шуңа күрә, яхшы хатын Аллаһының иң кыйммәтле нигъмәтләренең берсе булып тора. Ир аны сакларга, тәрбияләргә, кайгыртырга һәм аның өчен Раббысына шөкер итәргә тиеш.

Изге хатын ирнең дөньядагы рәхәтен генә түгел, ахыйрәтен дә кайгырта. Иренең иманын, динен саклый. Аллаһыны искә алса, аңа кушыла, онытып җибәрсә, исенә төшерә. Ялгышса, хикмәт белән төзәтергә тырыша.

Пәйгамбәребез: “Кемгә Аллаһ изге хатын бирсә, аның аша ярты динен саклый. Калган яртысында үзе Аллаһыдан курыксын”, – диде. (Табәрани риваяте).

Хатын – ирен зиннәтләүче кием, гаүрәтен каплаучы пәрдә, күңелен юатучы кардәш, баласының әнисе, тормыш сәфәрендә юлдаш. Әлбәттә, хатын өстендә ир хакы булган кебек, ир өстендә дә хатын хаклары бар.
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Сезнең алар өстеннән хакларыгыз булган кеби, аларның да сезнең өстегездән хокуклары бар” (“Бәкара”, 228 аять).

Еш кына, ирләр үз хаклары турында ишетергә һәм ишеттерергә яраталар. Әмма Аллаһ ирләргә хаклар биргән кебек, хатыннарга да хаклар бирде һәм һәр иргә: “Хатыннарыгыз белән күркәм мөгамәлә кылыгыз”,- дип әмер итте (“Хатыннар”, 19 аять).

Ибн Кәсир үзенең тәфсирендә әлеге аятькә түбәндәге аңлатманы бирде: “Алар белән сөйләшкәндә сүзләрегез күркәм булсын, алардан да үзегезгә яхшылык теләгән кебек, хатыннарыгызга кылган гамәлләрегез көчегездән килгәнчә яхшы булсын. Алар сезгә изгелек кылырга тиеш булсалар, сез дә аларга игелек кылырга тиешсез”.

Ир дә, хатын да бер-бересенең хакларын яхшылап өйрәнергә, үз өсләрендә булган вазыйфаларын үтәү өчен бөтен көчләрен куярга тиешләр. Раббым ярдәменнән ташламасын.