Дүртенче дәрес: Ни өчен ир хуҗа?

Узган дәрестә ирнең хуҗа булуының ике сәбәбе бар, дидек. Бүген шуларга тукталырбыз.

Беренче сәбәп: Аллаһыдан бирелгән дәрәҗә.

“Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен”(“Хатыннар”, 34).

Аллаһ кешеләрне төрле дәрәҗәләрдә яратты. Берәүгә байлыкта, икенчегә саулыкта, өченчегә гыйлемдә, өченчегә бала-оныкта өстенлек бирде. Нәкъ шулай, ир белән хатынның да бер-берсе каршында өстенлекләре бар. Бер өлкәдә ир, икенчесендә хатын-кыз өстен булырга мөмкин. Гаилә хуҗасына килгәндә, Аллаһ бу урында өстенлекне ир затына бирде. Әлеге вазыйфаны билгеләгәндә, Ул ирләрдән дә, хатыннардан да киңәш сорамады.

Аллаһ иргә хуҗа булуда өстенлек бирде һәм иргә гаиләсен карау, кайгырту өчен өчен физик яктан көчлерәк тән, салкын караш насыйп итте. Ирләрнең холыклары да корырак, алар хискә дә әзрәк бирелүчән булды.

Ир хуҗа булгач, атадан килеп кызны егет сорый. Егет өйләнә, кыз кияүгә чыга. Аерылу-талак та шәригатьтә ир кулында. Балалар да атаның фамилиясен йөртә, атасының исеме белән чакырыла…  Ни өчен шәригатьтә талакны ир генә әйтә ала? – дигән сорауны еш бирәләр. Әгәр хатыннарга да талак әйтергә яраса, алар аны көненә әллә ничәне әйтер иделәр.

Гомумән, дин хатын-кызның патшалыкка омтылуына каршы. Чөнки, чын хатын-кызга яхшы патша булу мөмкин түгел. Ул яки начар патша булачак, яки аңа яхшы патша булу өчен үзенең яхшы хатын-кыз сыйфатларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә дөнья мәртәбәсен алам дип, күктән бирелгән мәртәбәне югалту дөрес түгел. Погондагы йолдызларны арттырам дип, Аллаһ биргән кешелек сыйфатын югалтырга ярамый.

Пәйгамбәребез асыл затларга булган ихтирамын күп хәдисләре белән расласа да, хатын-кыз җитәкләгән дәүләт бәхетле булыр, димәде: “Үзенең патшасы итеп хатын-кызны сайлаган халык, беркайчан да уңышка ирешмәс” (Бохари риваяте).

Аурупаның кайбер алга киткән илләренең үзләренә патша итеп хатын-кызны сайлаулары, яки көмәнле ханымга бөтен илнең оборона-армиясен тоттырулары ул илләрнең киләчәге аяныч булачагын әйтеп тора.

Һәр өлкәнең үз кешесе.

Гаиләдә, илдә, гаскәр башында ир затының булуы, аның бар җирдә дә хатын-кыздан өстен булуын күрсәтми. Аллаһ бер мәйданда өстенлекне иргә, икенчесендә хатын-кызга бирде. Шифаханәгә барсаң, анда һәр бүлекнең үз җитәкчесе, үз белгечләре бар. Күз табибы неврологиягә кереп, андагыларга акыл сатмый, невропатолог та окулистны күз авыруларын дәваларга өйрәтми.

Тормышның күп өлкәләрендә ир затлары хатын-кызлардан өстен булсалар да, хатын-кызларның да өстенлек тотучы үз мәйданнары җитәрлек. Мәсәлән: ир күпме генә тырышса да, бала таба алмый. Җир өстендә булган иң зур дәрәҗәләрнең берсе ана булу кешелек тарихында бер иргә дә татымады һәм татымас.

Шуңа күрә, пәйгамбәребез янына бер кеше килеп: «Минем яхшылыгыма иң лаек булган кеше кем?» – дип сорагач, ул: «Әниең», – дип җавап бирә. Теге кеше: «Соңра кем?» – дигәч, пәйгамбәребез: «Әниең!» – ди. Сорауны өч тапкыр кабатласа да, җавап шул ук була. Дүртенче мәртәбә сораганнан соң, пәйгамбәребез: «Әтиең»,- дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Димәк, әлеге өлкәдә хөрмәт минбәренең беренче өч баскычында да иргә урын юк. Шулай шул, күп җирдә өстенлек алырга яратсак та, монда без хатын-кызларыбызга конкурент-көндәш була алмыйбыз.

Бала тәрбиясе, киләсе буынны тәрбияләү вазыйфасында да ир хатын-кызга тиң түгел. Чөнки, балага ана биргән тәрбияне әти бирә алмый.

Риза Фәхретдин: “Бөек мәктәпләрдә вә югары фикерле адәмнәрдә белем алган кешеләр дә үз аналарыннан алган тәрбия тәэсирендә яшиләр һәм бу тәрбияне соңгы көннәренә кадәр саклыйлар”, – дигән.

Икенче сәбәп: кәсеп итеп, ирнең тырышлыгы белән алына торган дәрәҗә.

“Үз мөлкәтләреннән сарыф иткәннәре өчен”. (“Хатыннар”, 34 аять).

Ирнең икенче дәрәҗәсе аның күтәргән җаваплылыгы белән бәйле. Әйе, хуҗа исемен йөртү һәркайсыбызга ләззәтле, әмма монда “Кем ул – Хуҗа?” дигән сорауны кую зарури.

Кайберәүләр, хуҗаны тәхетенә утырып, башына таҗ киеп, кулына таяк яки пульт тотып, хатын тегене эшлә,  моны эшлә, – дип әмер биреп утыручы патша дип уйлыйлар. Әлбәттә, патша булгач, таҗы да, әмере дә була. Ләкин, хуҗа иң элек үз хуҗалыгын кайгыртырга, тәрбия кылырга тиеш.

Пәйгамбәребез: “Һәрберегез көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Әгәр көтүдән сыерлар качса, кем гаепле? Әлбәттә, көтүче. Бүре килеп сарыкларны алып китсә, көтүче гаепле. Мал-туар көне буе көтүдә йөреп, кичен ач кайтса, кем гаепле? Көтүче.
Илнең хәле ил патшасыннан, шәһәрнеке шәһәр башлыгыннан сорала. Гаиләдә нәрсә генә булса да, Аллаһ каршында да, адәмнәр каршында да хуҗа җавап тота.

Аллаһ каршына баскач та, һәр хуҗадан үз көтүлеге өчен сорау алыначак. Хуҗа сүзен ишетү һәркайсыбызга рәхәт, әмма хуҗа вазыйфасын күтәрү ансат эш түгел. Аллаһ ярдәменнән ташламасын.

Раббым, ир затларына үз гаиләләрен кайгыртучы, рәхим-шәфкать кылучы, хәерле хуҗалар булырга насыйп итсен.😊