Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез, әгәр илдә төпле хуҗа булмаса нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да хуҗа ялга китсә, кайчак бөтенесе “рәхәткә” чыга. Шуңа күрә һәр җирдә хуҗа булырга, һәм ул бер булырга тиеш. Әгәр җир һәм күкләрдә хуҗалар күп булса, яшәеш бүгенге көнгә ирешә алмас иде. Борыңгы грек фәлсәфәсе иләһләр күп дисә дә, аларның үзләрендә үк шул ялган иләһләре һәрвакыт бер-берсе белән сугышалар. Шуңа күрә Аллаһ – Бер, күкнең дә, җирнең дә хуҗасы Ул.
Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр җир һәм күкләрдә Аллаһыдан башка иләһләр булса, җирләр дә, күкләр дә җимерелеп бетәр иделәр”(“Пәйгамбәрләр”, 22 аять).
Шуңа күрә гаиләнең дә үз җаваплысы, кайгыртучы хуҗасы булырга, һәм ул хуҗа БЕР булырга тиеш.
Өйдә кем хуҗа соң?
Әлеге сорау тормышта еш кабатланса да, аның җавабы билгеле. Әмма барысы да моның белән килешәме? Еш кына никахларда яшьләрдән: “Ә сезнең өйдә кем хуҗа булачак?” – дип сорасаң, алар бер-берсенә карап елмаешып куялар. Ир дә: “Миндер инде”, – дип әйтергә ашыкмый. Хатын да ни өчендер: “Әлбәттә, ир-ат”, – дими. Сорауның җавабы билгеле, әмма җавап күп бәхәсләр тудыра, күрәсең. Бүген, көнбатыш илләрендә хатын-кызның абруен күтәрәбез дип чаң кагучы феминистик оешмалар күптән өстенлек алып, анда бу сорауны кую бөтенләй мөмкин түгел. Алар өчен ир һәм хатын сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итүче тигез хокуклы бизнес-партнерлар кебек кенә булып калалар.
Әлбәттә, хатын-кызларыбызның хуҗа тәхетенә үрмәләүләрендә без ирләрнең дә гаебебез юк түгел. “Изге урын буш тормас”, – диләр. Әгәр ирнең айныганы булмаса, яки сау-сәламәт булып көннәрен диван өстендә үткәрсә, хезмәт итәсе, гаиләсен тәрбиялисе килмәсә, хатыннарга нишләргә? Ай саен утына-газына түләү кәгазьләре килә. Газпром Украинаның әҗәтләрен көткән кебек безне дә көтми бит. Өстәвенә балалар ашарга сорый, киемнәре туза… Ирнең дә диванда ач карынга ятасы килми… Ничарадан-бичара хатын-кызга гаилә иярен үзенең нәзек җилкәләренә салырга һәм арбаны үзенә тартырга туры килә.
Кайбер ирләр хуҗа вазыйфасында арттырып та җибәрәләләр: аларда ир гаиләсен әсирлектә тотып, башкаларга суларга да, як-якка карарга да ирек бирмәүче явыз патша. Ә хатын көн-төн башын күтәрми иренә хезмәт итүче мескен кол. Аның авызын ачып сүз әйтергә дә хакы юк. Мондый мисаллар да аз түгел.
Шулай итеп, күпме гаиләләрнең көймәсе уртадан йөзәсе урында, ярның бер ягыннан икенчесенә бәргәләнә. Шуңа күрә, динебез: “Гаиләдә хуҗа – ИР” дигән икән, ул аны дөрес итеп аңларга һәм алтын урталыкны табарга өйрәтә. Буыннар алышынып, кешеләрнең уй-фикерләре үзгәрсә дә, Аллаһ куйган канун искерми, ул һәрвакыт камил һәм мөһим булып кала. Нәкъ иманлы гаиләләр шушы хикмәтле канунны үз үрнәкләрендә бөтен дөньяга күрсәтергә тиешләр. Кызганыч, бүген күп мөселман ирләре дә гаиләдә хуҗаның кем булуы турында укырга яратсалар да, чын хуҗаның нинди булырга тиеш дигән җөмләләренә барып җитә алмыйлар. Шул сәбәптән, бу хакта бераз үзем укыганнарны, үзем аңлаганнарны сезгә дә җиткерәсем килә. Хаталарым булса, бик кырыс булмагыз, Аллаһ рәхимле кешеләрне ярата.
Гаиләдә ирнең дә хатынның да урыннарын Аллаһ Тәгалә “Ниса” сүрәсендә Үзе билгеләде: “Ирләр хатыннар өстеннән карап, кайгыртып торучылар” (“Хатыннар”, 34).
Әлбәттә, без ирләргә үзебезнең хуҗа булуыбызны ишетү йөрәккә май булып ята.
Еш кына никахларда бу аятьне укысаң, табын артында утыручы ирләр иркенәеп, мыек астыннан елмаеп куялар. “Кара ничек дөрес әйткән”, – дип куанышалар. Кемдер тизрәк хатынына карап: “Ишеттеңме, хатын”, – дип әйтә. Хатын-кызлар: “Тагын бөтен власть мужикларга”, – дип, бераз кимсенеп тә куялар.
Әмма, кем соң ул “ХУҖА”? Ни сәбәпле, Аллаһ гаилә дилбегәсен иргә тоттырды? Аятьнең дәвамында моның ике сәбәбе искә алына:
1. “Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен”.
2. “Үз мөлкәтләреннән сарыф иткәннәре өчен”.
Аллаһ теләсә, әлеге ике сәбәпкә киләсе дәрестә тукталырбыз. Раббым безгә хәерле тормыш, бәхет-сәгадәт бирсен.😊