Уналтынчы дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү.

Динебез ир белән хатынга бер-берсенә кием булып яшәргә өйрәтә.

Аллаһ Тәгалә әйтә:
«Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием» (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять).

Бер-береңә кием булып яшәүне төрле кеше төрлечә аңларга мөмкин. Кемдер: “Киемне киеп туздырасың да, чыгарып атасың, аннан базардан яңасын аласың”, – дип әйтергә мөмкин. Әлбәттә, кием төшенчәсен тән өстендә ятучы чүпрәк кенә дип аңлау дөрес булмас.

Риза Фәхретдин үзенең “Гаилә” китабында шулай язып калдырган: “Хатын курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас. Хатын кием түгел, бүген киеп, иртәгә салынмас. Хатын хайван түгел, ошаса – асралып, ошамаса — базарда сатылмас”.

Әгәр Аллаһының китабына карасак, анда кием сүзенең мәгънәсе күпкә киңрәк һәм тирәнрәктер.

Киемнең берничә мәгънәсе әл-Әгъраф сүрәсенең 26 аятендә яктыртыла:
Аллаһы Тәгалә әйтә:
“Әй, адәм балалары, сезгә оят урыннарыгызны каплау өчен һәм зиннәт буларак киемнәр бирдек. Әмма, диндарлык — киемнәрнең иң күркәмедер. Болар Аллаһының аятьләре, бәлки уйланып гыйбрәт алырсыз”.

Аятьтән чыгып, иң элек Аллаһының безгә биргән кием нигъмәтен искә алып китик.
Кеше тәнен хайваннарныкы кебек йонлы тире дә, кошларныкы кебек йон-каурыйлар да, балыкныкы кебек тәнкә дә капламый. Кеше шома тәнле, ялангач итеп яралды, шуңа күрә аңа ялангачлыгын яшерү өчен аерым кием кирәк.

Әлеге аятьтә киемнең берничә вазыйфасы искә алынды:

✅ Кием безнең гаүрәтләребезне саклый.

Аллаһ Тәгалә: “…оят урыннарыгызны каплау өчен”, – диде.

Раббыбыз киемнең иң беренче вазыйфасы итеп аның безнең тәнебездәге кимчелекләрне һәм оят урыннарыбызны чит күзләрдән саклавын әйтте.

Нәкъ шулай, кешенең холкында да башкаларга күрсәтергә теләмәгән оят урыннары бар. Кемдер куркак, кемдер саран, комсыз, сабырсыз… Без ул кимчелекләребезне яшерәбез. Беребез дә: мин саран, мин комсыз, – дип масаеп йөрми.

Ир белән хатын бер-берсенең тәнендәге гаүрәтләрен күргән кебек, яши башлагач холыктагы оят җирләре дә ачыла.

Ләкин киемебез тыныч кына гаүрәт урыннарыбызны яшергән кебек, ир белән хатын да бер-берсенең кимчелекләрен башкалар күзеннән яшерергә тиешләр.

Ирнең дә, хатынның да дәрәҗәсе бер-берсенә хәрам булып тора. Ирнең дә, хатынның да өеннән чыгып, бер-берсенең гайбәтен сөйләп йөрүләре зур гөнаһ була. Шуннан чыгып, пәйгамбәребез гаилә серләрен башкаларга фаш итүне катгый рәвештә тыйды.

✅ Кием кешенең тәнен саклый.

Кием гаүрәтләрне саклаудан тыш, кешене салкыннан да, эсседән дә саклый. Урамда салкын булганда, без җылырак итеп киенәбез. Кием безнең тән җылысын тышка чыгармый, тышкы салкынны эчкә үткәрми.

Җәйге челләләрдә балаларга эссе тимәсен дип башларына кидертәбез.

Ир белән хатын да бер-берсенең изге сыйфатларын, әдәбен, намусын саклый. Тыштан һөҗүм итүче яман нәрсәләрне эчкә кертми. Бер-берсенең иманын, динен, намазын саклыйлар. Бер-берсен вәгазьләп, ялгышсалар хикмәт белән төзәтеп торалар…

Дөньяда төзегән матурлыкларыбыз безнең өчен тышкы кием булса, ахыйрәт матурлыгы өчен рухи кием, диндарлык кирәк.

Шуңа күрә Аллаһ: “Диндарлык киеме хәерлерәк”, – диде (“Әграф”, 26).

Тышкы кием – кешенең матди, физик тәнен сакласа, рухи кием аның эчке дөньясын саклый. Кешенең тышкы киеме салынып, оят урыннары ачылган кебек, рухи киеме салынса, бөтен эчке гаурәтләре ачыла һәм тышка чыга башлый.

Атабыз Адәм белән Һава Аллаһ тыйган җимешкә кул сузып, эчке-тәкъвалык киемнәрен салгач, аларның тышкы гаурәтләре дә ачылды.

Аллаһ Тәгалә әйтте: “Тыелган җимешне капкач, аларның оят җирләре ачылды һәм алар тәннәрен җәннәт яфраклары белән капладылар” (ӘлӘгъраф, 22 аять).

Шуңа күрә, кеше тән киеменнән дә рухи киемгә күбрәк мохтаҗ.

Йә Раббым, ир һәм хатыннарга бер-берсенә кием булып, иманнарын саклап, бер-берсен сыендырып яшәүләрне насыйп әйлә.