Раббыбыз Үзенең хикмәте белән Җир өстендә булган күп дөньяларны парлы итеп яратты. Парлы күзләребез белән тирә-юньгә күз салсак, күпләрнең парлы булуын күрәсең. Эссенең салкыны, акның карасы, яманның яхшысы, кышның җәе, язның көзе, көннең төне, яшәешнең әҗәле, яшьлекнең картлыгы бар…
Урман-кырларда яшәүче вәхши хайваннар да, сахралардагы елан-чаяннар да гаилә булып яшиләр. Ерткыч арысланнарның, куркыныч крокодилларның да күңелләрендә рәхим-шәфкать хисләре бар. Һаваларны гизүче кошлар безгә ирекле булып күренсәләр дә, алар да гаилә хисләреннән азат түгелләр. Җиргә төшеп үз тиңнәрен табалар, оялар коралар, йомыркаларын салып, кошчыкларын үстерәләр. Салкын һәм караңгы диңгез төпләрендә дә җылы һәм якты хисләр яши. Китлар ерткычлардан үз балаларын яшерәләр. Үсемлекләр дә, бөҗәк-хәшәрәтләр дә парлы булдылар.
Аллаһның иң гүзәл затлары Адәм балалары да парлы итеп яратылдылар. Әгәр Аллаһ теләсә, бәлки без парлы булмас идек. Яки гел ирләр генә булып яшәр идек, яки хатыннар гына булыр идек. Яки бөтенләй ирләргә һәм хатыннарга бүленмәс идек. Ничектер яшәр идек, ничектер күбәер идек. Мәсәлән, фәрештәләр дөньясы җенесләргә бүленмиләр, алар никахлашмыйлар, бала тудырмыйлар, шуңа карамастан бик күпләп яшиләр.
Бүген Америка, Аурупа илләрендә бер көтү ирләр урамнарга чыгып, кулларына байрак тотып: “Без хатыннардан башка да булдырабыз”, – дип чаң кагалар. Юк, Аллаһ безнең ирләр һәм хатыннар булып, бер-беребезгә тартылып, бер-беребезне тулыландырып яшәвебезне теләде.
Аллаһ Тәгалә: “Сезләрне парлы итеп яраттык”, – диде (Нәбә, 8).
Сөекле пәйгамбәребез безне гаилә булып яшәргә өндәде, монахлыкка чакырмады. Кешенең: “Минем гаилә корып, бала үстереп вакыт-көч әрәм итәсем килми. Мин көн-төн намазлар гына укып, гыйбадәт кенә кылам”, – дип гаиләдән баш тартуы аның диндарлыгын күрсәтми.
Бервакыт, пәйгамбәребезнең өенә өч кеше килеп, хатыныннан аның гыйбадәтләре турында сорашалар. Пәйгамбәребезнең ничек төнләр буе намазлар торгызганын белгәч, алар канатланып китәләр һәм арадан берсе: Мин йокламыйча гыйбадәт кылачакмын”, – ди. Икенчесе: “Мин көн саен ураза тотачакмын”, – дип әйтә. Өченчесе: “Мин өйләнмәячәкмен”, – дип, өчесе дә баш-аяк гыйбадәткә чумарга карар кылалар. Аларның бу сүзләре пәйгамбәребезгә ирешә һәм ул егетләрне күргәч, аларга: “Мин Аллаһыдан ныграк куркам, сездән тәкъвалыракмын. Әмма мин ураза да тотам, кайбер көнне ифтар кылам. Төнлә белән намаз укыйм, ял да итәм, өйләнеп гаилә корам. Кем сөннәтемнән баш тарта, ул миннән түгел”, – дип әйтә (Бохари һәм Мөслим).
Ир-ат белән хатын-кызның бер-берсеннән баш тартулары кешеләрнең Аллаһтан бирелгән табигатьләренә каршы килә. Ир кешенең хатын-кызга тартылуы, хатын-кызның көчле җилкә артына сыенуы табигый нәрсә. Шуңа күрә һәр йөрәк икенче яртысын эзләргә тиеш. Халыкта: “Ялгыз кеше – явыз кеше”, – дигән сүз бар. Табигатьнең юктан бар кылучысы да, шәригать кануннарын иңдерүче дә – Бер Аллаһ. Табигать кануннары да, дин кануннары да Аллаһ әмере белән яши, бер-берсенә каршы килми. Шуңа динебез табигый кануннарны җимерми, бәлки билгеле бер тәртипкә генә сала.
Раббым безгә хәерле тормыш, бәхет-сәгадәт бирсен. 😊