Икенче дәрес: Кешеләрнең иң изгеләре гаиләле булдылар.


Барча кешеләргә үрнәк булган пәйгамбәрләр гаиләле булып яшәделәр. Никадәр иманлы булсалар да, йөрәкләре бөтенләе белән Аллаһыга бирелсә дә, алар да гаилә хисләреннән имин булмадылар.
Аллаһ алар турында Коръәндә әйтте:
«Сиңа кадәр дә Без илчеләр җибәрдек һәм аларга хатыннар белән балалар бирдек». (Рагд-38).

🍀 Ибраһим пәйгамбәр. Ничә пәйгамбәрнең атасы булган Ибраһим гаиләле булды. Аллаһ аны үзенең яраткан дусты итеп сайласа да, Ибраһимның әти буласы, газиз баласын күкрәгенә кочасы килде. Ул бала сорап күпме догалар кылды: “Раббым, миңа изге нәсел бирсәң иде”(Саффәт сүрәсе, 100 аять).
🍀 Зәкәрия пәйгамбәр. Белгәнебезчә, Зәкәрия пәйгамбәр картаймыш көненә кадәр өметен өзмичә бала көтте. Аллаһ аның догасын кабул итеп, улы Яхьяны бирде.

“Шулвакыт, Зәкәрия Раббысына дога кылды: “Раббым, миңа Үзеңнән изге нәсел бүләк итсәң иде. Син бит догаларны Ишетүче”(ӘлГыймран, 38 аять).

🍀 Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт. Пәйгамбәребез камил ир, камил ата үрнәге булды. Өммәтен гаиләле булып яшәргә өндәде. Әгәр берәр егет өйләнми йөрсә, ул аны кулыннан тотып өйләндерә иде.

Аллаһының илчесе: “Яшьләр дөньясы, арагыздан өйләнергә мөмкинлеге булган өйләнсен”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Икенче хәдистә: “Әгәр бер атага килеп кызын сорасалар, ул егетнең иманы, әхлагы күңеленә ятса, аңа кызын бирсен”, – дип өйрәтте.

Аллаһының галәмендә һәр нәрсәнең хикмәте, үз вазыйфасы һәм максаты бар. Аллаһ бер нәрсәне дә максатсыз яратмый.

“Әй, Раббыбыз, Син бу нәрсәләрне тик-томалга бар итмәдең, Син бар кимчелектән дә пакьсың, безне ут газабыннан сакла”. (ӘльӘграф: 191).

Кешеләрнең парлы булуларының да хикмәтләре күп. “Рум” сүрәсенең 21 аятендә шуларның берсе искә алына:

“Аллаһының могҗизаларыннан: Ул сезләргә сезнең үзегездән, күңел тынычлыгы табу өчен, хатын-кыз затларын бүләк итте. Арагызда өлфәт мәхәббәт һәм рәхим-шәфкать булдырды”.

❗“Күңел тынычлыгы табу өчен” яратылды кеше ир һәм хатын булып. Тормыш гел җиңел генә бармый, еш кына килгән сынаулар аның күңелгә борчу сала, төннәрнең йокысын ала, йөрәктә тынычлык югала. Кеше өенә, гаиләсе хозурына кергәч, аның эчендәге кайгылары җиңеләергә, гаилә куенында, ул тән һәм җан тынычлыгы табарга тиеш. Әгәр гаилә учагы бар икән, ул үз тирәсендә җыелучыларга, үз яктысын һәм җылысын бирергә тиеш.
Гаилә үз вазыйфасын үтәсен өчен Аллаһ ир белән хатынның кулларына әсбаб-инструментларын да тоттырды. “…арагызда өлфәт мәхәббәт һәм рәхим-шәфкать булдырды”.

Ир белән хатын бер-берсенә тартылып, сагынышып яшәсеннәр өчен Аллаһ күңелләренә ярату, шәфкать хисләре салды. Ир дә хатын да шушы әсбабтан файдаланып, гаилә тынычлык бирсен, үз вазыйфасын үтәсен өчен күп тырышлык куярга тиешләр.

Гаиләнең максаты билгеле, күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирергә тиеш. Ләкин, һәр гаилә үз максатын үтиме? Тормышта бик күп өйләрдә, гаиләләрдә тынычлык юк. Күпме кешләрнең кичен үз өйләренә, үз гаиләләренә кайтасылары килми. Күпме балалар өйләреннән качып йөри…

Бүген, Аллаһка шөкер, муллык заманында яшибез. Кешеләр берсеннән берсе матур, зәвыклы йортлар төзиләр. Алдан проект-дизайн ясаталар. Акчасы күбрәк булганнар, күл, елга буйларында җирләр алалар. Малың җитсә, өеңне күл буенда гына түгел, диңгез, океан янында да салырга була, ләкин йорт эчендәге, гаиләдәге иминлек-тынычлыкны кесәң никадәр калын булса да, аны сатып-алып булмый.
Әгәр гаилә бәхете базарларда сатылса, күпме байлар аның өчен бөтен нәрсәләрен бирерләр иде. Акчалары җитмәсә, банктан кредит сорарлар иде, ләкин юк. Бөтен нәрсәне акча белән хәл итеп булмый икән.
Йорт салып була, киң ятаклар куеп, затлы мендәр-юрганнар түшәргә була, әмма тәмле төшләр, тыныч йокылар сатылмый.

Бүген шушы югалган тынычлыкны, качкан йокыларны кеше әллә ничекләр кайтарырга тырыша. Йорт салыр алдыннан биомагнитный полеларны карыйлар, фень шуй китапларын укыйлар. Аллаһ гаиләләребездән, өйләребездән бәхет ярмасын алган икән, ул ярманы Аллаһ кына кайтара ала. Шуңа күрә, ризыгың аз, йортың кечкенә булса да, бәракәт дигәне аны зур һәм иркен итә.

Раббым яшәгән тормышларыбызга, тапкан малларыбызга, ашаган ризыкларыбызга, гаиләләребезгә бәракәт бирсен.