Тәүхид динебезнең нигезе!

Тәүхид динебезнең нигезе!

بسم الله الرحمن الرحيم
Барча мактау-данлау Аллаһ Тәгаләгә! Без аңа шөкрана кылабыз, аннан ярдәм сорыйбыз, аның ярлыкавын үтенәбез!
Үзебезнең начарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһ Тәгаләдә сыену эзлибез!
Туры юлга Аллаһ күндерсә, берсе дә аларны адаштырмас, адаштырганнарны исә берсе дә туры юлга кертмәс.
Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат һич юк, ул берүзе, тиңдәшсез һәм шәһәдәт бирәмен: Мөхәммәд аның колы һәм илчесе!
Бүгенге вәгазебездә Ислам нигезе булган тәүхид турында сөйләшербез, һәрбер мөселман белергә тиеш Тәүхид ул Ислам динебезнең нигезе, Белгәнебезчә, өй төзегәндә дә нигезне яхшылап ныгытып салырга тырышабыз. Нигез нык булганда гына өйебез чыдамлы нык булачак.Бу нигездә салкыннан, буран – давылдан курыкмыйча тынычлап яшәп булачак. Нигезе загыйф булса өйебез җимерелеп төшәчәк. Ә динебезнең нигезе өчен без тагы да тырышырга тиешбез чөнки ул безнең ахирәткә илтүче юлыбыз.
Нәрсә соң ул тәүхид дип?
Тәүхид сүзе ﻮﺤﺩ дигән гарәп телендәге фигыльдән барлыкка килә. Нәрсәне булсада да бер итү.
“Тәүхид – ул Аллаһка ширек кылмыйча, бары тик Аңа гына гыйбәдәт кылу”. “إفراد الله بالعبادة”
Һәм ул АЛЛАҺы Тәгалә узенең колларына әмер иткән әйбер булып тора. Бу дөняга кеше һәм җеннәрнең шунын өчен генә яратканын. АЛЛАҺы Тәгәлә Корәндә әйтә: و ما خلقت الجن و الإنس إلا ليعبدون
“Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым( халык кылдым) “.
يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمْ الَّذِي خَلَقَكُمْ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ)
“Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрләрне халык кылучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки тәква кешеләрдән булырсыз.” Бакара 21.

تعريف العبادة:” العبادة اسم جامع لكل ما يحبه الله و يرضاه من الأقوال و الأفعال الظاهرة و الباطنة”.
“Гыйбәдәт – ул Аллаһ яраткан һәм хуплаган ачык һәм яшерен эшләрнең гомуми атамасы”.
Кешеләргә АЛЛАҺы Тәгәлә үзенең Илчеләрен җибәрде алар аша Китапларын иңдерде.
وَلَقَدْ بَعَثْنَا فِي كُلِّ أُمَّةٍ رَسُولاً أَنْ اُعْبُدُوا اللَّهَ وَاجْتَنِبُوا الطَّاغُوتَ فَمِنْهُمْ مَنْ هَدَى اللَّهُ وَمِنْهُمْ مَنْ حَقَّتْ عَلَيْهِ الضَّلالَةُ)
“Без өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр җибәрдек: “фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһдан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидгать гамәлләр белән динне пычратмагыз” дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте.” Нәхел 36.
Шуңа күрә һәрбер килгән пәйгамбәр иң беренче шушы сүзләр белән кавеменә эндәште: “:
يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَهٍ غَيْرُهُ)
«Ий, кавемем! Фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка сезнең Илаһәгез юк”.
Һәрбер пәйгамбәр дә дәгватын тәүхид белән башлады АЛЛАҺнын үзенә генә гыйбадәт кылырга чакырдылар. Шулай ук ул безнең Ислам диненең иң беренче әркәне булып тора. Ничек пайгәмбәребез صلى الله عليه وسلم
Әйтте: الإِسْلامُ أَنْ تَشْهَدَ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللَّهِ ، وَتُقِيمَ الصَّلاةَ “ وَتُؤْتِيَ الزَّكَاةَ ، وَتَصُومَ رَمَضَانَ ، وَتَحُجَّ الْبَيْتَ إِنِ اسْتَطَعْتَ إِلَيْهِ سَبِيلاً”
«Ислам – «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип әйтү, намаз уку, зәкят түләү, Рамазанда ураза тоту, булдыра алсаң Йортка хаҗ кылу ул ».
Ислам диненең биш әркәне арасында иң беренчеләрдән булып шушы шаһәдәт сүзләре тора «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе». Биш вакыт намаз фарыз ителгәнче пәйгәмәребез صلى الله عليه وسلم унөч ел буе шушы сүзләрне аңлап әйтергә өнди. Бер АЛЛАҺның үзенә генә гыйбадәт кылырга чакыра. Мугаз ибн Дҗабалне Йеменгә дәгват белән җибәргәндә аңа әмер итеп әйтә: “ Син китап әһелләренә барасың ди, иң беренче дәгватынны шаһәдәт сүзләреннән «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип башла ди, әгәр дә сиңа җавап бирсәләр, аннары әйт ди АЛЛАҺы Тәгалә биш вакыт намаз фарыз итте дип, монысына да җавап бирсәләр, әйт ди АЛЛАҺы Тәгәлә Зәкәт бирүне фарыз иткәнен. Болар бер АЛЛАЛыкнын әһәмиятенә ачык дәлил булып тора. Шушы шәһәдәтебез дөрес булмаса, калган гамәләребездән файда булмый, чөнки бөтен гамәлләр дә шушы нигезгә таяна. Без мөселманнар шушы асыл нигезне өйрәнергә тиешбез. Бер АЛЛАЛык русча әйтсәк Единобожие, безгә фарыз булып тора шушы фәнне өйрәнү, китаплар уку, вәгәзләр тыңлау барлык мөселманнар өчен дә бурыч булып тора. Кеше күп гыйбәдәт кылса да бик тырыш булса да гыйбадәттә, ихлас булмаса АЛЛАҺ белән беррәттән башка иләһләргә дә ышанса аларга гыйбадәтен сарыф итсә моның бөтен гамәлләре файдасыз була. Гыйбадатне бозучы, иң куркныч, иң хәтәр әйбер булып, ширек тора, ягни АЛЛАҺка тиңдәшлек колу.
وَلَقَدْ أُوحِيَ إِلَيْكَ وَإِلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكَ لَئِنْ أَشْرَكْتَ لَيَحْبَطَنَّ عَمَلُكَ وَلَتَكُونَنَّ مِنْ الْخَاسِرِينَ
“Ий, Мөхәммәд г-м, сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһка бернәрсәне шәрик-тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл булыр иде, вә үзегез дә һәлак булучылардан булыр идегез.” Зүмәрә 65.
وَلَوْ أَشْرَكُوا لَحَبِطَ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
“Әгәр дә Аллаһка тиңдәшлек кылсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде.” Әнгәм 88.
Иң беренче Иманабызны бозучы ширек – бөтен гамәләребезне батыл итүче гамәл. Ширек ике төргә бүленә: “Зур ширек һәм кече ширек”. Зур ширек ул АЛЛАҺтан башка бүтән иләһкә табыну гыйбадәт кылу. Нинди генә төр гыйбадәт булуына карамастан булсынмы ул: Дога, Корбан чалу, Нәзер әйтү, һәм башка төрле гыйбадәтләр, АЛЛАҺтан башка бүтән иләһка кылына икән, бу ширек була. Булсынмы ул Пайгамбәрләр яки Фәрештәләр, Салихиннар гыйбадәтләребез барысы да АЛЛАҺка гына булырга тиеш. Мөшрикнең бер гамәлен дә кабул итми .
(الَّذِينَ آمَنُوا وَلَمْ يَلْبِسُوا إِيمَانَهُمْ بِظُلْمٍ)
“Иман китереп тә — иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаган”. Әнгәм 82.
Ягни Ширек кылмаучылар.
(أُوْلَئِكَ لَهُمْ الأَمْنُ وَهُمْ مُهْتَدُونَ)
Алар- Аллаһ газабыннан имин булачакларһәм алар туры юлга күнелүчеләр. Әнгам 82.
Кече ширекнең иң хәтәре рия булып тора. Пайгәмбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте Сәхәбәләргә: “ Иң курыкканым сезнең өчен кече ширек”ди, аннан сорадылар нәрсә соң ул кече ширек дип? Ул әйтте: “Рия”дип. Мисал өчен кеше намазга баса, ул күрә аңа кешеләр карап торганнын һәм намазын матурлатта башлый, озак итеп укый намазын, яки садака бирә кешеләр алдында күрсәтеп, мине күрсеннәр әле дип менә мин нинди юмарт, башка кешеләр арасында мактасыннар әле мине ди. АЛЛАҺ каршында бу гамәлләр берсе дә кабул ителми. Гамәлләребез бары тик ихластан бер АЛЛАҺ өчен генә, аның ризалыгына гына ирешим дип һәм Пайгәмбәребез صلى الله عليه وسلم сөннәтенә туры килгән бидгатләрдән чиста булган гаммаләребез гена кабул булачак.
Әйткәнебезчә Тәүхидне бозучы иң зур Золым Ширек булса, Гыйбадәтне бозучы иң зур бозыклык бидгат гамәлләр кылу, ягни диндә булмаган яңалыклар кертү. Пайгәмбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте Бухари һәм Муслим җыентыгында:
مَنْ أَحْدَثَ فِي أَمْرِنَا هَذَا مَا لَيْسَ مِنْهُ فَهُوَ رَدٌّ”
«Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак».
Ягни АЛЛАҺы Тәгәлә аның гәмәлләрен кабул итмячәк.
Аллаһының Илчесе صلى الله عليه وسلم Исламны фанатикларның артык катлауландыруларыннан һәм бозуларыннан тыйган. Әлеге хәдиснең эчтәлеге Коръәннең күп аятьләре белән раслана. Алардан аңлашылганча, уңышка ирешү һәм котылу өчен Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم сөннәтенә бернинди өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертмичә иярергә ки-рәк. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә әйткән:
“ قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ “
«Әйт: «Әгәр сез Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шул вакытта Аллаһ сезне яратыр…»
“ وَأَنَّ هَذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ وَلا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ بِكُمْ عَنْ سَبِيلِهِ “
«Дөреслектә, бу – Минем туры юлым, аңа иярегез һәм сезне Аның юлыннан тайпылдыручы башка юлларга иярмәгез».
Үзенең вәгазьләрендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм бик еш болай дигән:
“فَأَحْسَنُ الْكَلامِ كَلامُ اللَّهِ وَأَحْسَنُ الْهَدْيِ هَدْيُ مُحَمَّدٍ أَلا وَإِيَّاكُمْ
وَمُحْدَثَاتُ الأُمُورِ فَإِنَّ شَرَّ الأُمُورِ مُحْدَثَاتُهَا وَكُلُّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَةٌ وَكُلُّ بِدْعَةٍ ضَلالَةٌ”
«Иң яхшы сүзләр – Аллаһының сүзләре. Иң яхшы һидаять – Мөхәммәтнең һидаяте. Сезгә яңа уйлап чыгарылган эшләрдән сакланырга кирәк. Чөнки һәр яңа эш – бидгать. Ә һәр бидгать – адашу. Һәр адашу утта тәмамлана-чак». Аллаһының һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләм-нең боерыгына туры килмәүче һәр гамәл кире кагылачак» диелә. Ягъни, бөтен гамәлләр шәригать хөкемнәре белән бәйле булырга һәм алар белән билгеләнергә тиеш.
Әгәр дә АЛЛАҺы Тәгалә гамәлләребезне кабул итүен теләсәк, ике шарт үтәлергә тиеш.Беренчедән гамәлебез ихластан бары тик АЛЛАҺ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Икенчедән сөекле Пайгамбәребезнең сөннәтенә туры килүе шарт. Шул вакытта гына безнең динебез, гыйбадәтләребез дөрес булачак. Вәгазебезне АЛЛАҺның сүзләре белән бетерәсе килә Бакара сүрәсендә АЛЛАҺы Сүбхәнәкә вә Тәгалә әйтә:
(يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمْ الَّذِي خَلَقَكُمْ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ* الَّذِي جَعَلَ لَكُمْ الأَرْضَ فِرَاشاً وَالسَّمَاءَ بِنَاءً وَأَنْزَلَ مِنْ السَّمَاءِ مَاءً فَأَخْرَجَ بِهِ مِنْ الثَّمَرَاتِ رِزْقاً لَكُمْ فَلا تَجْعَلُوا لِلَّهِ أَندَاداً وَأَنْتُمْ تَعْلَمُونَ).
“Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрләрне халык кылучы Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки тәква кешеләрдән булырсыз. Ул сезгә сезгә җирне түшәк кылды, вә күкне бина кылды вә күктән яңгыр иңдерде, сезгә ризык булсын өчен, төрле җиләк-җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез, Аның тиңдәше юклыгын! بارك الله لي ولكم في القرآن العظيم، ونفعنا بما فيه من البيان والذكر الحكيم، أقول قولي هذا واستغفر الله لي ولكم ولي جميع المسلمين من كل ذنب فاستغفروه إنهُ هو الغفور الرحيم