Ураза тотуның хикмәте.

Ураза тотуның хикмәте.

“Бакара” сүрәсенең 183нче аятендә Аллаһ Тагәлә әйтә:

“Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, бәлки сез тәкъвалылардан булырсыз!”

Димәк, уразаның хикмәте – ул Тәкъвалык. Чөнки Раббыбыз искәртә: “бәлки сез тәкъвалылардан булырсыз!” – ди.

Тәкъвалык – ул Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп, Аңа итагать итү (ягъни кушканнарын үтәү) һәм Аның газабыннан куркып, гөнаһлар кылмау (ягъни тыйганнарыннан тыелу).

Габдурахман Сагди, шушы аяткә тәфсир кылып, болай ди:

“Ураза – тәкъвалыкны арттыруга иң нык ярдәм итә торган сәбәп, чөнки бу гыйбадәттә Аңа итагать тә, тыелу да бар. Ураза тоткан кеше, Аллаһның әмерен үтәп, ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып тора, Аллаһка якынаю нияте белән, Аның әҗерен өмет итеп, бу гамәлне үти – болар барысы да тәкъвалыктан була”.

Шулай ук Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) бер хәдисендә әйтте:

“Ураза – ул Калкан, ураза тоткан вакытта талашмагыз, начар сүзләр сөйләмәгез, берәрсе сезне сүксә, мин уразада, дип әйтегез”.

Әйе, ураза – ул Калкан, чөнки ураза вакытында кеше гөнаһлардан, начар сүз сөйләүдән, шәһвәтенә иярүдән тыела, саклана. Ә иң мөһиме – җәһәннәм газабыннан, җәһәннәм утыннан саклану өчен иң зур сәбәпләрнең берсе ул.