Авырый башласаң…

Авырый башлауны сизүгә, иң беренче, «шифа бирсен, әйбәт кенә савыгырга язсын» дип, Аллаһка ялварырга кирәк.

Бу уңайдан, сөекле Пәйгамбәребез дә ﷺ үзенең хәдисләрендә ничек итеп Аллаһтан ярдәм сорарга икәнлекне өйрәтеп калдырган. Авырып китсәк, без дә бу доганы әйтергә онытмыйк:

«Кулыңны тәнеңнең авырткан урынына куй да, өч мәртәбә:

بِسْمِ اللَّهِ

Бисмилләһ (3 тапкыр)

«Аллаһ исеме белән» дип әйт. Аннары  җиде мәртәбә:

أَعُوذُ بِاللَّهِ وَقُدْرَتِهِ مِنْ شَرِّ مَا أَجِدُ وَأُحَاذِرُ

Әгүҙү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәҙиру (7 тапкыр) 

«Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенам», — диген» (Мөслим, 2202).

Раил Фәйзрахманов.