Нәсихәт 6

Имам Мәликнең “Муатта” дип аталган китабында ошбу сахих хәбәр китерелә – “Әбу Бәкер (радыйаллаһу ганһү) ике рәкагатьле иртәнге намазны укыганда “Бәкара” сүрәсен тулысынча укып чыга торган була”.
Аның (радыйаллаһу гәнһүнең) ике рәкагәтьле намаз вакытында Коръәннең иң озын “Бәкара” сүрәсен тулысынча укып чыгуы, әлбәттә, гаҗәпләндерерлек мисал, әмма дә ләкин аннан да ныграк гаҗәпләндерә һәм шаккаттыра торганы шул монда – аңа ияреп укыган сәхәбәләрнең берсе генә дә (!) “имам намазны озак укыды”, дип зарлану сүзе әйтмәгән һәм үзенең ризасызлыгын белдермәгән. Бу гаҗәеп хәлне фәкать шулай гына аңлап була, җәмәгать – сәхәбәләрнең калебләре һәрдаим Аллаһ белән бәйле булды. Шуңа күрә дә алар Коръән укуны тыңлаудан фәкать ләззәт хисе генә татый иделәр, ничек без татлы йокы яисә татлы ризык белән ләззәтләнгән кебек. Менә шуннан соң уйланыйк һәм үзебезгә бәя дә бирик инде, кардәшләрем…