Мәңгелеккә килгән сыман,
Җыясың дөнья малын.
Кабердәге ләхетеңә,
Сыймас бит җыйганнарың.

Руза тотсаң да үтә,
Тотмасаң да кич җитә,
Теләсәң, теләмәсәң дә,
Үләр көн килеп җитә.

Агач атка [1] атландырып,
Алып китсәләр иртән,
Нәрсә диеп Аллаһыга,
Җавап бирербез икән?

[1] Мәетне кәфенләгәч, кабергә алып бара торган колашага «агач ат» дип әйтәләр.