“Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы ана хакыдыр”.
Бу хәдистә хатыннар өстендә булган ирләр хакы һәм ирләр һәм хатыннар өстендәге аналар хакы бәян ителгән булса да, ирләр өстендә хатыннарның да, аналар һәм аталар өстендә балаларның да хаклары бар һәм күп. Аларны яхшылап белү һәм шул белгәннәр белән гамәл кылу, белер өчен уку, сорап булса да өйрәнү тиешле.
Милләтләрнең иҗтимагый камилләшүләре гаиләләр тәшкил ителә торган шәхесләр арасындагы бердәмлек һәм өлфәт-мәхәббәткә бәйле булганлыктан, өйләнүнең табигый булуы һәм аннан соң шәхесләр арасындагы бер-берсенә карата булган хакларның тиешле дәрәҗәдә үтәлүе лязем.
Гадәттә өйләнешү яшь һәм әхлакта, гыйлем һәм табигать кебек эшләрдә ир белән хатынның бер-берсенә туры килүләреннән гыйбарәт. Бу нәрсәләргә игътибар бирелмәгән никахларда ир хакы да, хатын хакы да үтәлми, бәлки күп вакытта хәерсез эшләргә сәбәп була.
Ризаэтдин бине Фәхретдин