Кайвакыт, берәр ярамаган нәрсә булса, аны кеше күрмәгән җирдә эшләргә тырышабыз. «Ярый әле, моны беркем дә күрми дә, белми дә», – дип уйлап, үз-үзебезне тынычландырабыз. Моңа мисалларны күпләп китерергә була.
Үсеп җитеп, ата-анасы йортыннан шәһәргә киткән авыл баласы, «монда мине күрүче дә, ишетүче дә юк», дип үзен бәйдән ычкынган эттәй тота башлый. Телен сүгенү сүзләре пычрата, авызын хәмер белән тәмсезли, тәмәке пыскытырга да гадәтләнә. Авылдагы тәртипле баланы шәһәр тормышы алмаштырып куйгандай була. Моңа нәрсә сәбәп? Шәһәрдә һәр адымын карап, күзәтеп торучы әти-әнисе юк. Әйе, «күрмиләр, ишетмиләр, белмиләр» дигән уй-фикер белән яшәгәнгә күрә шулай үзен иркен тота авыл баласы…
Ә без балабыз күңеленә, кечкенәдән үк «без күрмәсәк тә, Аллаһ – Ишетүче һәм Күрүче» дип, тәрбияләсәк, ягъни «мин күрмәсәм дә, Ул күреп тора, ахырдан җәзасын да бирергә мөмкин», дип кисәтеп үстерсәк, нәтиҗә икенчерәк булыр иде.
Әйе, без мөселманнар –Аллаһның барча исемнәренә ышанып, инанып яшәргә тырышучылар. «әс-Самигь» («Ишетүче») һәм «әл-Басыйр» («Күрүче») – шул күркәм исемнәрдән. «әс-Самигь» («Ишетүче») – Аллаһ барча тавышларны Ишетүче. Аңа җирдәге һәм күкләрдәге бернәрсә дә яшерен түгел. Ул тышкыны да, эчкене дә; ачыкны да, яшеренне дә ишетә. Үзеннән сораучыларны, дога кылучыларны һәм Үзенә генә гыйбадәт кылучыларны Ул игътирбасыз калдырмый, сорауларына җавап бирә һәм әҗер-савап белән бүләкли. Бу исем Коръәндә кырык биш мәртәбә искә алына. Кайбер аятьләрне зикер итик:
«Дөреслектә, Син – ишетүче һәм Белүчесең” 📚(«Бәкара» сүрәсе, 127нче аять).
«Хаклыкта, Ул – Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче һәм бик якындадыр» 📚(«Сәбә» сүрәсе, 50нче аять).
Икенче исеме –әл-Басыйрь (Күрүче). Аллаһ – барча нәрсәләрне (ачыкны һәм яшеренне, якынны һәм еракны) Күрүче. Аның күрүе җирдәге һәм күкләрдәге барча нәрсәләрне чолгап ала, хәтта караңгы төндә кечкенә кара кырмысканы, аның тышкы һәм эчке әгъзаларын, эчендәге ризыгын да Күрүче. Ул үсемлекләрнең эченнән агучы суларны Күрүче. Аннан һичкем-һичнәрсә яшерен түгел, Аның күрүенең чиге юк. Бу исем Коръәндә кырык ике мәртәбә искә алына. Мисал өчен:
«Яхшы белегез, хаклыкта, Аллаһ – сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче” 📚 («Бәкара» сүрәсе, 233нче аять).
«Аллаһ – барча колларын җентекләп Күрүче. Ул – алар турында барчасын Белүче» 📚(«Гыймран» сүрәсе, 15нче аять).
Бу исемнәрне белеп, ихлас күңелдән ышанып, аның белән гамәл кылып яшәсәк, үзебезне күпме гөнаһтан тыеп калыр идек. Гайбәт сөйлисе килсә дә, берәрсен ялганларга уйласак та, авыз тутырып сүгенеп җибәрәсе килсә дә, «тукта әле, ишетүче Аллаһ бар бит, бу начар сүздән тыелыйм, Кыямәт көнендә җәзасын бирергә мөмкин», дип ни сөйләгәнебезне контрольдә тотарга өйрәтә. Яки берәр кешенең берәр нәрсәсен сиздермичә аласың килсә, «хуҗасы күрмәсә дә, Раббым күреп тора бит, җәзасын бу дөньяда да биреп куярга мөмкин » дип, туктатып кала.
Гомумән, үзебезне дә, бала-оныкларбызны да тәрбияләү ысулларының иң хәерлесе – Аллаһ белән тәрбияләү, Аның күрүенә, ишетүенә инандыру. Аллаһ исемнәрен өйрәнеп, ятлап мәгънәләренә төшенергә тырышсак, һичшиксез, тормышларбыз ямьләнер, аның бәрәкәтен тоя башларбыз.
Аллаһка хакыйкый ышанучылардан булып, сүзләребез белән гамәлләребез тәңгәл килеп, игелекле гамәлләр кылып, фирдәвес җәннәтләренә керергә насыйп булса иде…
Раил Фәйзрахманов https://t.me/tatislam