Рәхмәтле була беләбезме?

РӘХМӘТЛЕ БУЛА БЕЛӘБЕЗМЕ?

 

Сиңа яхшылык кылсалар, җавап итеп ул кешегә дә берәр изгелек кылырга кирәк. Моны һәрбер кеше белә, аңлый һәм бу кагыйдәне тормышында куллана. Ләкин, кызганыч, бар шундыйлар да: аңа игелек кылган саен ул азына, сиңа карата хәтта зыяны да арта бара. Монысы инде явыз күңелле, бозык, тәрбиясез кешеләр. Шуңа да һәрвакытта да безгә яхшылык кылганнарга, әти-әниләргә, туганнарга, күршеләргә, дусларга рәхмәтле булырга тырышыйк. Акыллы, дөрес тәрбия алган кеше беркайчан да рәхмәтсез булмас, аңа карата кылынган яхшылыкларның кадерен белүче булыр.

 

Кешеләр белән мөнәсәбәт кылганда без моны күбебез аңлыйбыз. Әмма икенче ягы бар, кардәшләрем. Әти-әниләребезне безгә биргән, яхшы дуслар белән очраштырган, аларның күңеленә безгә карата ихтирам орлыклары салган, безгә кояш, файдалы яңгырларын, һавасын биреп торучы Раббыбызга да рәхмәтле булу тиеш бит. Әйе, кешеләргә карата рәхмәтле булуны барыбыз да аңлыйбыз. Әмма безгә бу дөняда барысын да биреп торучы, бар җиһан белән идарә итүче Аллаһ Тәгаләгә дә рәхмәтле булырга кирәклекне аңлавы читенрәк.

 

Безнең барыбызның да Аллаһка карата бурычларыбыз бар һәм ул бурычлар Аңа гыйбадәт кылудан гыйбарәт. Раббыбыз “әз-Зарият” сүрәсендә дә шул хакта әйткән: “Мин кешеләрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем”.

 

Әйе, гыйбадәт кылу, мисал өчен, намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, сәдака бирү, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү – кешенең бу дөньяда төп бурычы һәм максаты.

 

Гыйбадәтнең икенче ягы да бар, ул – Аллаһ Тәгаләгә безгә биргән нигъмәтләре өчен рәхмәтле булу. Гыйбадәт кылып, Аның каршында бурычыбызны үтәп Аңа рәхмәтле булабыз да инде. Әмма кызганыч, Аллаһ биргән суларны эчсәк тә, Аның җиреннән йөрсәк тә, шул җирдән чыккан ризыкларны ашап туклансак та, Ул биргән һаваны суласак та гыйбадәт кылырга ашкынмыйбыз, ягъни рәхмәт әйтергә теләмибез, чөнки безнең вакытыбыз юк. Аллаһ биргән нигъмәтләр белән күбрәк ләззәтләнеп, күбрәк күңел ачып каласы килә. Әйе, күп кеше шөкерсез шул.

 

Кешеләрнең шөкерсез, рәхмәтсез булуларына Коръәндә дә дәлил бар, “әл-Гафир” сүрәсенең 61нче аятендә: “Аллаһ кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күп кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр.”

 

Раббыбыз кешеләргә күп нәрсәләр бирә, әмма алар бу нигъмәтләргә шөкер итеп, Аңа итагать кылмыйлар. Аңа карата ихласлык күрсәтмиләр. Шулай булырга тиеш дип кенә кабул итәләр. Ләкин без андый шөкерсезләрдән булмыйча, намазлар укып, уразалар тотып, олыларны хөрмәт итеп, хәләл ризыклар белән генә тукланып, Раббыбызга гыйбадәт кылып яшәргә тырышыйк.

 

Раил Фәйзрахманов.