Кешенең тәне ризыктан, балык судан башка яши алмаган кебек, кешенең йөрәге дә ризык сорый. Йөрәкнең ризыгы – Аллаһыны күбрәк искә алу. Раббысын искә алмаучы йөрәк хәлсезләнә, авыруга сабыша һәм ахыр чиктә вафат була. Үлгән йөрәк сизми, ишетми. Шатлык килгәндә шатлана белми.
Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Аллаһыны искә алучы белән искә алмаучы – исән белән мәет мисалында”, – диде.
(Бохари җыентыгыннан).
Аллаһыны искә алу – каткан бәгырьләрне җебетә, авырган җаннарга шифа була, арыган тәннәргә көч бирә.
📌 йөрәкләр Аллаһыны уйлап яшәсен, телләр Аны бөекләп тибрәнсен.📌